Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ясалма медицина интеллекты кешегә ярдәмгә килә

Җитештерү

«Бүгенге шартларда алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясенә ихтыяҗ арта», – дип билгеләп үтте Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин яңа резидентларны кабул итү комиссиясенең чираттагы утырышында.

Бу юлы «Чистай», «Яшел Үзән», «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләрендә эшчәнлек алып бару турында килешү төзү өчен дүрт гариза каралды. Утырыш видеоконференция форматында узды, анда югарыда атап үтелгән шәһәрләрдән комиссия әгъзалары катнашты.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, хәзер дөнья икътисады авыр вакытлар кичерә. Төрле дәрәҗәләрдә бизнес ка ярдәм итү өчен төрледән-төрле чаралар күрелә. Булган мөмкинлекләр һәм ресурслар турында да онытырга ярамый, дип ассызыклады Премьер-министр, алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясен күз алдында тотып.

Утырышта «ТатТелемед» предприятиесе тарафыннан бирелгән «Чистай» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек алып бару турында килешү төзүгә заявка каралды. Компания «Вектор» радиокомпаниясенең бүлендек предприятиесе булып тора. Ул ясалма интеллектлы мобиль телемедицина флюорография комплексларын җитештерүне күздә тоткан проект белән таныштырды. Проектны аның җитәкчесе, «Вектор» радиокомпаниясенең генераль директоры Виктор Классен тәкъдим итте. Ул проект өстендә эшнең ничек баруы, аны тормышка ашыру этаплары һәм сату базарлары турында җентекләп сөйләде.

Ясалма медицина интеллекты булган мобиль телемедицина флюорография комп лексы «КамАЗ» автомобиле базасында күп секцияле кузовтан гыйбарәт.

– Безнең команда санлы флюорография фотоларын автоматлаштырылган анализлау ны программалы тәэмин итү өчен яңалык эшләде. Ул югары социаль әһәмияткә ия. Уйлап карагыз: 33 миллион кеше яшәгән илебезнең 112 мең торак пункты заманча югары технологияле медицинага ия түгел. Ә безнең мобиль комплекс теләсә нинди ерак урнашкан урыннарга, ягъни җирнең теләсә кайсы ноктасына барып җитә ала. Фургонның барлык нәрсәләре – югары технологияле. Мобиль комп лекс флюорограф, медицина җиһазлары, хуҗалык кирәк-яраклары, программа-аппарат комплексы, элемтә җиһазлары белән тәэмин ителә. Төп үзенчәлекләрнең берсе – ясалма интеллект. Ул фотоларны минималь вакыт – 0,8 секунд эчендә эшкәртә һәм тикшеренү нәтиҗәләрен кире мобиль комплекска тапшыра. Пациент шунда ук тикшеренүнең объектив нәтиҗәләрен ала. Ләкин, иң мөһиме, медицина мәгълүматларын эшкәртүнең яңа цифрлы технологияләрен куллану хисабына авыруны диагностикалауда кеше хатасы факторы кими, – дип билгеләп үтте Виктор Иванович.

– Мобиль комплекс флюорография тикшеренүләре өчен билгеләнгәнме, әллә аның башка мөмкинлекләре дә бармы? – дип кызыксынам проект җитәкчесеннән.

– Мобиль комплексның медицина җиһазланышы тулылана яки тулысынча үзгәрә ала. Аның базасында маммографик һәм кардиологик тикшеренүләр, морфологик һәм биохимик анализлар, халыкны нәтиҗәле массакүләм скрининглау өчен кирәкле функциональ диагностика булырга мөмкин. Коронавирус инфекциясе белән авыручыларны тикшерү дә аның көченнән килер дип ышанабыз. Моннан тыш, мобиль комплекс башка ясалма медицина интеллектларына тоташу мөмкинлегенә ия. Болар барысы да аны уникаль итә, – дип нәтиҗә ясады Виктор Классен.

Социаль эффекттан тыш, бу проектны тормышка ашыру яңа производство булдыру дигән сүз. Аны гамәлгә ашыру барышында инвестицияләр күләме 85 миллион сум тәшкил итәргә тиеш, 75 эш урыны булдыру планлаштырыла, шуларның яртысыннан артыгы – югары технологияле. Проект 4 этапта гамәлгә ашырылачак дип фаразлана, проект егәрлегенә ирешү 2026 елга планлаштырылган. Бу вакытка елына 84 мобиль комплекс җитештереләчәк. «Чистай» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резидентына тиеш булган ташламалар нәтиҗәсендә предприятие 60 миллион сумнан артык акчаны янга калдыра алачак. Яңа производство барлыкка килү төрле дәрәҗәдәге бюджетларга керемнәрнең артуын аңлата, бу да бик мөһим.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, мобиль комплексның экспорт потенциалы зур. Предприятиенең чит илләргә продукция сату турында килешүләре бар. Әлбәттә, продукциягә Россиядә дә, бигрәк тә ерак урнашкан район нарда, ихтыяҗ булачак.

Комиссия әгъзалары проектны бертавыштан хупладылар. Нәтиҗәдә, «Чистай» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе яңа резидент белән тулыланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X