Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яраткан шәһәребез, туган көнең белән!

Соңгы елларда шәһәребез күзгә күренерлек үзгәрде, күңелле үзгәрешләргә шатланмый мөмкин түгел.

Соңгы биш ел эчендә шәһәр инфраструктурасында үзгәрешләр барлыкка килде, шәһәрлеләргә ял итү өчен парклар һәм скверлар төзекләнә, яңа объектлар төзелә.
Шулай итеп, 2011 елда борынгы Скарятинский бакчасы реставрацияләнде, әлеге шәһәр үзәгендәге бу урында хәзер рәхәтләнеп ял итәргә була. Төз агачлар, саф һава,каралган эскәмияләр һәм клумбалар, балалар мәйданчыгы һәм аттракционнар. Биредә әйләнә-тирәдәге табигать белән хозурланырга, киеренке эш көненнән соң ял итәргә мөмкин. «Умиление» яңа православие храмы төзелде, искиткеч «Хәзинә» скверы ачылды. Парклар һәм скверлар елы кысаларында сәгать заводы микрорайонында күптән көтелгән «Яшьләр» паркы ачылды, «Кама» яр буе реконструкцияләнде. Биредә балалар уен шәһәрчеге, бию мәйданчыгы, артистлар чыгышы өчен зур эстрада, шулай ук воркаут белән шөгыльләнү өчен мәйданчык бар.
Шәһәрдә яшәүчеләр өчен заманча спорт объектлары - «Лидер» йөзү бассейны белән универсаль спорт комплексы һәм бу көннәрдә ачылган «Татнефть-Олимп» стадионы ачык.
Шундый матур объектларны Чистайга Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чистай муниципаль районы хакимияте ярдәме белән бүләк ителде. Дәүләт Советы депутаты Виктор Смыков чистайлыларны күп тапкырлар игелекле гамәлләре белән сөендерде һәм шәһәрдә яшәүчеләр инде яратып өлгергән бик күп матур урыннар бүләк итте.
Чистайның республиканың туристик энҗе бөртегенә әверелүе сөендерә. Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы шәһәрнең бай мәдәни үткәнен саклау, торгызу һәм берләштерү үзәге булып тора. Сәүдәгәрләр шәһәре тарихы белән танышу һәм аның матурлыгы белән хозурлану өчен илнең төрле почмакларыннан туристлар килә. Биредә төрле дәверләр үрелеп бара һәм төрле милләт, дин вәкилләре дус-тату яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай шәһәр туган көне