Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Яраткан шөгыленнән тәм таба

    Кул эшләре гомер-гомергә затлы иҗат булып санала. Европа илләрендә дә табигый материалдан ясалган көндәлек куллану әйберләре, кием-салым бик кыйммәт тора.

    Соңгы вакытларда безнең төбәктә дә кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр күбәеп китте. Арада яшьләр дә, олылар да байтак. Уйлап карасаң, югары технологияләр зур үсеш алган заманда кул эшләре белән шөгыльләнү бөтенләй дә кирәксез, өс киемнәрен үз кулың белән тегүнең, сөлгеләр чигүнең, оекбаш-бияләйләр бәйләп мәшәкатьләнүнең мәгънәсе юк кебек. Ә шулай да кул эшләре белән кызыксыну көннән-көн арта бара.

    Безнең Акбулат авылы да уңган, тырыш халкы белән чын-чынлап горурлана ала. Шуларның берсе – Хәмдия апа Закирова (Әхмәдиева). Ул шушы җирдән, шушы туфрактан: Чис тай районы Акбулат авылында 1959 елның ямьле яз аенда дөньяга аваз сала. Һәрвакыт көләч йөзле, йомшак һәм кешеләргә карата мәрхәмәтле булган кыз кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсә. Әнисе Зәйтүнә апа, әтисе Миңнегаяз абый вакытында авылның иң уңган кешеләре була. Әнисе тегәргә, бәйләргә оста булса, әтисе мич чыгару, оста итек басучы була, агачтан күп төрле көнкүреш әйберләре ясый. Хәмдия апаның да кул эшләренә кулы ятып торуы гаҗәп түгел, ул әнисенә ияреп, 11-12 яшендә үк бәйләү, тегү кебек эшләр белән мавыга башлый.

    «Ул вакытта җепләр бик булмагач, сарык, куян йоныннан үзебез эрли идек. Бер дә җеп таба алмасам, әнием бәйләгән оекбашны сүтәм дә, яңадан бәйлим», – дип искә ала ул балачагын. Бәйләргә теләге менә ничек көчле булган бит аның!

    Хәмдия апа инде күптән лаек лы ялда, әмма яшьтән үк тегүгә, бәйләү-чигүгә оста булган ханым бүгенге көндә дә яраткан шөгыленнән тәм табып яши. Эшкә барасы булмаса да, бер буш көне юк аның: көндәлек тормыш мәшәкәтьләре, онык-оныкчык ларны тәрбияләүдә булышу белән беррәттән, аз гына вакыты булды исә, кулына энә-җеп, сәйләннәр ала да онытылып, матурлык дөньясына чума.

    Хәмдия апаның өендә кул эшләренең төрле жанрда эшләнгән, декоратив-гамәли сәнгатьнең ачык үрнәкләре булган җыйнак, шулай ук күләмле эшләре урын алган: чигүле сөлгеләре, кулъяулык лары, исәпсез-хисапсыз өстәл япмалары, бәйләнгән кофта-күлмәкләре, якалар, төрле бизәкләр белән бәйләнелгән яулык-шәлләр, кул белән тукып ясалган келәмнәр, мендәр япмалары, тышлары да бихисап. Хәтта төрле иҗат алымнары кулланып чигелгән картиналар «чәчәк атып» утыра аның. Ул үзенең күз нурларын түгеп бәйләгән башмаклары, оекбашлары, бияләйләр белән онык ларын, таныш-белешләрен һәрдаим сөендереп тора. Кыс касы, Хәмдия апаның һәрбер кул эшләнмәсендә яратып, оста итеп, бар күңелен биреп эшләве ачык күренә һәм бик сокландыра.

    Без, үз чиратыбызда, Хәмдия апага алга таба да яратып башкара торган эшендә зурдан-зур уңышлар, иҗат дәрте, илһам, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез!

    Зилә Нуриманова

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: