Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яраткан шөгыль бәла китерергә мөмкин

Язгы бозның ышанычсыз булуына карамастан, һәвәскәр балыкчылар бүгенге көнгә кадәр Чулманга йөриләр.

Язгы боз 1 метр калынлыкта булса да, куркынычсыз дигән сүз түгел.

Елганың кайбер урыннарында ерганаклар күренә. Василий Панков балык тотарга сыналган сукмаклар буенча йөри. Аңа 71 яшь, әмма бу кармакларны чорнап куярга вакыт җитте дигән сүз түгел: ул ел саен җәен дә, кышын да балык тота.

– Зәмһәрир суыкта өйдә калырга тырышам. Анда да шөгыльләнерлек нәрсәләр бар бит. Бүген иртән-иртүк Чулманга килеп, төшкә кадәр утырдым һәм берни дә тотмадым. Кызганыч... Җәй көне бәхет күбрәк елмаер дип өметләнәм. Берничә ел элек 4 килограмм ярым авырлыктагы чуртан тоттым, шуңа күрә мин үземне әле исәптән чыгармыйм, – дип елмая Василий Павлович.

Балыкчы белән без ярдан ерак булмаган урында аралаштык. Быел яз үзгә. Минем алдымда җылы киемдә, кулына борау тоткан ир-ат басып тора, ә берничә адым үткәч – асфальт, анда кар күптән эреп беткән.

Һава судносында «көпшәкле» Чулман буйлап барганда, ерактагы кара нокталар таныла башлады. Алар – боз астыннан балык тотарга яратучылар икән. Кече күләмле суднолар дәүләт инспекциясе бүлекчәсе дәүләт инспекторы Михаил Марфин балыкчыларның кышын караганда азрак булуын билгеләп үтте.

– Үз иминлегең турында онытмаска кирәк. Урамда җылы, ә температура плюс тамгасы белән булганда, боз структурасы үзгәрә. Әлбәттә, аңа басу куркыныч. Мәсәлән, иртән боз тыгыз булса, төш вакытында бу урыннан узып булмый инде. Ялгыз гына балык тотарга бармаска кирәк. Янәшәдә һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер булган кеше булырга тиеш. Җылуга якын килергә ярамый, чөнки аяк астында боз кинәт ватылырга мөмкин, – ди дәүләт инспекторы.

– Боз астына төшеп китсәң яки анда төшкән балыкчыны күрсәң, нишләргә?

– Үзегез белән бау алган булсагыз, аны боз астына төшкән кешегә сузарга кирәк. Кул астындагы әйберләргә килгәндә, каешның, шарфның, куртканың яки кышын һәрбер балыкчыда була торган борауның кирәге чыгарга мөмкин. Әлбәттә, кичекмәстән 112 номеры буенча шалтыратырга кирәк. Кешене судан чыгарганнан соң, коры киемгә киендерергә кирәк, чөнки кеше бик тиз туңа.

Боз өстендә бәхетсезлек очракларын кисәтү өчен көн саен куркынычсызлык рейдлары үткәрелә.

– Без балыкчылар белән сөйләшәбез, бозда үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеген аңлатабыз. Кагыйдәләрне ышанычлы ныгыту өчен су объектларында үзеңне имин тоту буенча киңәшләр язылган белешмәлекләр таратабыз. Һәркемнең моңа үз фикере. Кемдер моны җитди түгел дип саный, – дип өстәде Михаил Геннадьевич.

Шушы көннәрдә генә булган очрак моңа мисал булып тора. Әлмәт районында яшәүчеләр балык тотканнан соң кар чанасында өйләренә кайтканда, җылуга эләгәләр һәм судно ремонтлау заводы дамбасы янында боз астына китәләр. Бәхеткә, балыкчылар зыян күрми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев