Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яр буен төзекләндерү буенча идеяләр бар!

Шәһәрдә яшәүчеләр иске пляж территориясен нинди итеп күрергә теләүләре турында сөйләделәр.

«Чистай» мәдәни үзәгендә Чулман яр буен төзекләндерү концепциясе буенча җәмәгать тыңлаулары узды.

Залда төрле яшьтәге, социаль статусы, һөнәре һәм эшчәнлек төрләре төрле булган шәһәрдә яшәүчеләр җыелдылар. Алар үз идеяләре һәм тәкъдимнәре белән бик теләп уртак лаштылар, яр буе территориясен төзекләндерүнең үз карашлары турында сөйләделәр.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк тә чистайлыларның мондый фикер алышуларга җыелганнары бар иде. Әмма ул вакытта проект конкурс сайлап алуын узмады һәм шәһәрлеләргә яңартылган ял зонасы турында онытырга туры килде. Быел проектлауны Алмаз Вәлиуллин җитәкчелегендәге башка төркемгә ышанып тапшырдылар. Яр буеның әзер проекты федераль грант конкурсында тәкъдим ителәчәк. Җиңү яулаган очракта проектны тормышка ашыру өчен 100 миллион сумга кадәр акча бүлеп биреләчәк.

Элек булган хаталарны исәпкә алырга

Архитекторлар үзләренең тормышка ашырылган проектлары турында сөйләделәр, шәһәрлеләргә проектлаштыруның әлеге этабында ничек катнашырга кирәклеге турында аңлаттылар.

– Безгә киләчәктә әлеге террито риядән файдаланачак яшәүчеләрне җәлеп итү мөһим. Без, белгечләр, проект отсын өчен сезнең әлеге катлаулы, әмма кызыклы эштә ярдәм итүегезне сорыйбыз. Үткәндәге хаталарны һәм ялгышлыкларны исәпкә алырга кирәк, – диде Алмаз Вәлиуллин, катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, белгечләр командасы очрашуга ныклап әзерләнгән. Алар социаль челтәрләрне карап чыкканнар, яшәүчеләрнең фикерләрен өйрәнеп, шәһәр халкының социаль челтәрләрдә яр буен төзекләндерү турындагы хәбәрләр астында биргән сорауларны үзләре өчен билгеләгәннәр.

Социаль челтәрләрдән файдалану чыларның берсе: «Дәүләт сатып алуларында берни күренми, конкурсларның ничек узуы билгеле түгел, сайт юк. Проектлар белән кайда танышырга була?», – дигән сорауны бирде.

– Моңа конкурслар булмады. Килешү юридик зат белән төзелгән һәм моның өчен бюджет акчасы бүлеп бирелми. Бу шәһәрне үстерү өчен меценат ярдәме, – дигән җавап яңгырады очрашуда.

Икенче чистайлыны проект белән кайда танышырга мөмкин булуы турындагы сорау борчый.

– Проект үзе әлегә юк. Безгә кадәр булган командаларның проектлары бар, әмма алар конкурста җиңмәде. Шуңа күрә шәһәр җитәкчелеге һәм республика хөкүмәте, моңа кадәр булган хаталарны исәпкә алып, яңа проектны эшләү өчен өстәмә экспертлар һәм белгечләр, шулай ук интеллектуаль һәм мәгълүмати куәтләр җәлеп итеп, өстәмә көч куя. Шуңа бәйле рәвештә, быел җиңүгә өметләр күбрәк, – дигән җавап яңгырады.

Үзенчәлеген табу

Шәһәрлеләр үз фикерләрен тагын да нәтиҗәлерәк җиткерә алсын өчен, катнашучыларга башта командаларда төзекләндерү буенча идеяләр һәм тәкъдимнәр турында фикер алышырга, аннан соң, аларны гомумиләштереп, очрашуда катнашучылар алдында яңгыратырга тәкъдим иттеләр.

– Безнең бурыч – территориянең хәзерге вакытта ничек кулланылуын, нинди проблемалар булуын белү, бу территория җанлансын, эшли башласын һәм икътисади, социаль, мәдәни файда китерсен өчен нәрсә кирәклеген аңлау, – дип аңлаттылар белгечләр фикер алышуның максатын.

– Чистайда яшәү рәхәт булсын өчен шәһәр нинди булырга тиеш? – әлеге сорауны архитекторлар бирегә җыелганнарга юлладылар.

Очрашуда катнашучыларның берсе үз фикерен белдерде:

– Лаеш бездә Чулман «диң гезе», Биләр – чишмә һәм төзеклән дерелгән территория, анда бөтен гаилә белән ял итәргә мөмкин, Болгар – тарихи мирас белән дан тота. Мин шәһәребезнең башкаларны да җәлеп итәрлек үзенчәлеккә ия булуын телим. Әйдәгез, Лаешны бушатыйк, кешеләр безгә килсен!

Шәһәребез елга ярында, әмма пляжы юк

Күпләр төзекләндерелгән пляж булмавына карата канәгатьсезлек белдерделәр.

– Әгәр яр буе концепциясенә шәһәр пляжы кертелсә, ул тулысынча файдаланылмаячак. Чөнки бездә Чулманга нәкъ менә иске пляж территориясендә коя торган берничә елга бар. Башкарылганнарның барысы да файдаланылмыйча тормасын өчен, башта чисталык проблемасын хәл итәргә кирәк, чөнки шәһәргә пляж кирәк, – дип билгеләп үтте чистайлы.

– Без хәзерге вакытта террито риянең пляж өчен файдаланылуын беләбез, кешеләр су коена, гәрчә су пробалары санитар нормаларга туры килмәсә дә. Бу мәсьәләдә без нәрсә дә булса вәгъдә итә алмыйбыз, чөнки суның сыйфатын яхшырту төзекләндерү программасына керми. Әмма без проект дәрәҗәсендә инфраструктура булдыра, шәһәр халкы өчен бу мөһим нәрсә икәнен күрсәтә алабыз, – дип билгеләп үтте Алмаз Вәлиуллин.

Җәмәгать тыңлауларында яр буе территориясе янында яшәүче чис тайлылар катнашты. Аларның күбесен төзекләндерү эшләре барышында грунт белән нәрсә эшләячәкләре борчыды. Алар шуның аркасында йортларга су басу куркынычы янарга мөмкин, дип борчылдылар.

– Мондый проблемага юл куймас өчен, без төрле белгечләрне җәлеп итәчәкбез һәм алар белән киңәшләшәчәкбез, – дип ышандырды проект җитәкчесе.

Пирс, кинотеатр һәм балалар мәйданчыгы

Төркемнәрдә һәр катнашучы үз фикерен әйтте, төрле хәл итү юлларын тәкъдим итте. Командалар барлык идеяләр буенча фикер алыштылар, архитекторларга алар барышында барлыкка килгән сорауларны бирделәр, төрле вариантлар сайлап алдылар һәм үзләренең шәхси проектларын формалаштырдылар. Актив фикер алышулардан соң планнар яңгыратылды.

Күпләр су транспортыннан коймалап алынган пирс ясарга, байдарка, катамараннар арендасы оештырырга, ял итү зонасы һәм балалар мәйданчыгы ясауны сорадылар.

Машина йөртүчеләрне транспорт кую урыннары мәсьәләсе борчыды. Яшь аудиторияне амфитеатр белән кинотеатр, бәйрәмнәр уздырырга мөмкин булган ачык верандалы кафе булдыру идеясе кызыксындырды. Алдагы проекттагы кебек үк, кайберәүләр яр буе паркы һәм төзекләндереләчәк территория арасында күпер ясауны сорадылар. Чистайлылардан кышкы вакытта яр буенда шугалак, чаңгы юлын ясау һәм яктырту турында уйлану идеясе яңгырады.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, бу ачык тыңлаулар соңгысы булмаячак. Безне тагын ике очрашу көтә. Апрель аенда архитекторлар чистайлыларга шәһәрлеләрнең идеяләрен һәм тәкъдимнәрен үз эченә алган бердәм план күрсәтәчәкләр. Аларның фикерләре һәм теләкләре ярдәмендә финал проекты әзерләнәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев