Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Яр буе шәһәргә капка ача

    Безнең арада яр буйлап йөрергә, елга янында ял итәргә, Чулман киңлекләренең матурлыгына сокланып хозурланырга яратучылар аз түгелдер.

    Әмма хәзерге вакытта яр буенда саф һава сулап, ашыкмыйча йөрү өчен төзек юллар юк.

    Бу мәсьәләне хәл итүдә кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның бөтенроссия конкурсы ярдәм итә ала. Анда катнашу өчен шәһәрнең иске пляжы территориясен төзекләндерү проекты әзерләнә.

    – Проект концепциясен эшләү белән Казан архитекторлары командасы шөгыльләнде, шул ук вакытта чистайлыларның теләкләре дә исәпкә алынды. Аларны төрле ысуллар ярдәмендә җыйдык: узган ел ахырында һәм агымдагы ел башында ачык тыңлаулар оештырылды, апрель аенда социаль челтәрләрдә анкета үткәрелде. Кергән тәкъдимнәргә таянып, белгечләр булачак яр буен төзекләндерү буенча «Шәһәргә капкалар» дип аталган план төзеделәр, – дип сөйли район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Павел Емельянов.

    Концепцияне онлайн-режимда тәкъдим иттеләр. Туры эфирда беренче тәкъдим итү 13 майда булды. Архитектор Владислав Куликовский булачак яр буен ничек күзаллавы турында сөйләде, проектка караламаны җентекләп күрсәтте. Онлайн-фикер алышу вакытында чистайлылар, шулай ук хакимият вәкилләре, шәһәр төзелеше, мәдәният, икътисад, архитектура һәйкәлләрен сак лап калу өлкәсендә белгечләр фикерләрен җиткерделәр һәм видеоконференция ярдәмендә тәкъдимнәр керттеләр, сораулар бирделәр. Боларның барысын да архитекторлар исәпкә алды, сорауларга җавап бирделәр һәм 19 майда узган онлайн-фикер алышуда эшләп бетерелгән һәм төзәтелгән концепцияне тәкъдим иттеләр. Эфир вакытында Владислав Куликовский төп моментларга тукталды, булачак яр буеның теге яки бу элементын булдыруга нәрсә йогынты ясавын аңлатты.

    – Төп архитектура һәм шәһәр төзелеше концепциясе ике җәяүлеләр урамын булдырудан гыйбарәт, аларның берсе – юл буеннан, ә икенчесе турыдан-туры Чулман елгасы буеннан узачак. Яр буе территориясе өч зонага бүленгән. Беренчесе җәмәгать-күңел ачу чаралары өчен билгеләнгән, уртасында сәүдә-ярминкә зонасы булачак, өченче өлеше – тыныч ял итү өчен. Концепцияне төзегәндә без берничә төзекләндерү принцибына таяндык, болар: табигый рель ефны саклау, минималь чыгымнар тотып, территорияне нәтиҗәле файдалану, социаль әһәмиятле функцияләр һәм яшел үсентеләр белән баету, ә иң мөһиме – шәһәр халкы һәм кунаклары өчен яхшы ял итү урыны булдыру, – дип ассызык лады архитектор Владислав Куликовский.

    Яр буенда чатырлар, амфитеатр, җәйге кинотеатр белән сәхнә, төрле павильоннар, кафе, пирска чыгу өчен юллар, балалар һәм спорт мәйданчыклары, пляж волейболы һәм футбол уеннары өчен урыннар булдырылачак, эскәмияләр күп булачак. Ял зонасында ятаклар урнаштырылачак.

    Архитекторлар су транспорты өчен причал һәм шәһәрлеләрнең ялы уңайлы булсын өчен башка бик күп нәрсәләрне күз алдында тотканнар. Объектлар өч тематикада бизәләчәк: язучылар, икмәк пристане, сәгать. Чатыр формаларында һәм дизайнында классик стиль кулланылачак, бу, архитекторлар фикеренчә, Чистайның сәүдәгәрлек үткәне белән ярашачак. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа яр буе «Кама» паркы белән Берняжка елгасы аша җәяүлеләр күпере ярдәмендә тоташтырылачак. Яңа яр буе территориясендә җәй көне генә түгел, кышын да төрле мәдәни чаралар үткәрү күздә тотыла.

    Чистайлылар соңгы онлайн-тәкъдим итү барышында да сораулар бирделәр. Алар концепцияне эшләүчеләргә дә, җирле хакимият вәкилләренә дә адресланган иде. Шәһәр халкын, мәсәлән, территорияне карап тоту мәсьәләсенең ничек хәл ителәчәге кызыксындырды. Аңа җавап биреп, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Павел Емельянов бу теманың актуаль булуын билгеләп үтте.

    – Шәһәрдә төзек җәмәгать киңлекләре булдыру гына түгел, аларны карап тоту да мөһим. Бу мәсьәлә буенча берничә тапкыр фикер алышулар булды һәм без аны, һичшиксез, хәл итәчәкбез, – дип ассызыклады Павел Борисович.

    Павел Емельянов яңа яр буе белән бергә җәмәгать киңлекләрендә планлаштырылган һәм үткәрелә торган эшләр турында да җентекләп сөйләде.

    – 2016 елдан пристаньнең ярларын ныгыту буенча проект гамәлгә ашырыла. Хәзерге вакытта иске пляжның сул ягында яр ныгыту һәм машина кую урыннарына асфальт салу, «Парус» кафесы янындагы машина кую урынында төзекләндерү эшләре башкарылган, тротуар һәм иске пляж озынлыгы буенча юл салынган, алар яңа яр буеның бер өлеше булачак. Янәшәдә генә күпләр яратып өлгергән төзекләндерелгән парк, кече архитектура формалары, пляж территориясендә мәйданчык, япмалар урнашкан. «Кама» яр буеннан алып көймә станциясенә кадәр асфальт юллар салынды, яктырту урнаштырылды, агачлар утыртылды, көймә станциясе үзгәртеп төзекләндерелде һәм аның каршындагы мәйданчык тәртипкә китерелде. Быел Энгельс урамының ике ягы буенча да тротуарларны, шул исәптән «Махсус автоҗиһазлар» заводы янындагы баскычны үзгәртеп төзекләндерү эшләре башланды. Территорияләрне төзекләндерүдә күп очракта төрле программалар, проектлар һәм конкурслар, шул исәптән федераль дәрәҗәдә дә, ярдәм итә, аларда без катнашабыз, – дип билгеләп үтте Павел Емельянов.

    Кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның бөтенроссия конкурсы нәкъ шундыйларның берсе. Хәзер аның төбәк этабы уза, анда «Шәһәргә капкалар» концепциясе белән Чистай һәм Татарстанның тагын 13 кече шәһәре катнаша. Концепцияләр буенча онлайн-фикер алышулар конкурсның төбәк этабы кысаларында узды.

    – Әлеге конкурсның максаты – тормыш сыйфатын яхшыртуга, шәһәргә килүчеләрне җәлеп итүгә, хезмәт күрсәтү ин дустрия сен үстерүгә яр дәм итүче кызыклы шәһәр киң лекләрен булдыру буенча проектларга ярдәм итү. 28 майдан 30ына кадәр konkurs.tatar сайтында тавыш бирү уза, аның барышында 14 шәһәрдән 12се генә сайлап алыначак. Республикада җиңеп чыккан проектлар РФ Төзелеш министрлыгына җибәреләчәк, анда җәй дәвамында экспертлар аларны караячак. Катнашучыларның проектларын Федераль комиссия турыдан-туры яклау форматында бәяләячәк. Җиңгән очракта, проект 2021-2022 еллар эчендә тормышка ашырылачак, – дип сөйләде әлеге проект буенча белгеч Айрат Фәйзрахманов.

    Экспертлар фикеренчә, Чистайның җиңүгә мөмкинлекләре шактый югары, өстәвенә, төбәк дәрәҗәсендә генә түгел, ә федераль дәрәҗәдә дә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: