Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Янгын иминлеге таләпләрен бозган өчен күбрәк түләргә туры киләчәк

    8 июньдә янгын иминлеге өлкәсендә хокук бозулар өчен административ штраф күләмен күп тапкырга арттыруны күздә тоткан Федераль закон үз көченә керде.

    Гражданнар өчен штрафлар уртача – 10 тапкырга, вазифаи затлар, шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар өчен 2 тапкырга арткан.

    Шулай, элек урманнарда янгын иминлеге кагыйдәләрен бозган өчен гражданнар өчен – 1,5 меңнән 3 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен – 10 меңнән 20 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 50 меңнән 200 мең сумга кадәр штраф каралган булса, хәзер ул гражданнар өчен – 15тән 30 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен – 30 меңнән 50 мең сумга кадәр һәм юридик затлар өчен 100 меңнән 400 мең сумга кадәр арткан.

    Коры ботаклар, урман аслыгы, коры үлән һәм урмандагы башка яна торган материалларны яндырган, урманнарга, саклагыч һәм урман утыртмаларына якын торган, ким дигәндә 0,5 метр киңлектәге янгынга каршы минеральләштерелгән полоса белән аерып алынмаган җир участокларында янгын иминлеге таләпләрен бозган өчен гражданнарга – 30 меңнән 40 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 40 меңнән 60 мең сумга кадәр, юридик затларга 300 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк.

    Кеше сәламәтлегенә авыр зыян китермичә, урман янгыны кагыйдәләрен бозган өчен, әгәр бу гамәлләрдә (гамәл кылмауда) җинаять җәзасы билгеләре булмаса, гражданнарга – 50дән 60 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 100 меңнән 110 мең сумга кадәр, юридик затларга 1 миллионнан 2 миллион сумга кадәр штраф каралган.

    Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлеге инспекторлары халыкка янгын иминлеге кагыйдәләренә җаваплы карарга һәм билгеләнгән таләпләрне тайпылышсыз үтәргә киңәш итәләр. Аларны үтәү үзегезнең, якыннарыгызның һәм тирә-юньдәгеләрнең тормышын, сәламәтлеген, мөлкәтен саклап калырга ярдәм итәчәк.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: