Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Янгыннар җиде кешенең үлеменә сәбәпче булганнар

    Җылыту чоры башлану белән янгын сүндерүчеләрнең дә эше арта.

    Шәһәрдә дә, районда да кеше гомерен өзгән янгын чыгу очраклары чыга тора. Янгын чыгу сәбәпләре һәм алардан үзеңне ничек сакларга кирәклеге ту- рында без янгын күзәтчелеге эшчәнлеге бүлеге начальнигы Ренат Җамалетдинов белән сөйләшү алып барабыз.

    - Ренат Рәфкатович, бүгенге көндә шәһәрдә һәм районда янгыннар динамикасы нинди?

    - Быел 56 янгын теркәлгән, бу узган ел белән чагыштыр- ганда 3,4 процентка кимрәк. Янгыннарның гомуми саны буенча шәһәрдә 38 очрактан 29 очракка кадәр кимү күзәтелә. Ә менә авыл җирлегендә, киресенчә, алар 19дан 27гә кадәр арткан.

    - Янгын чыгу сәбәпләре арасында еш очрый торганнары нинди?

    - Беренчедән, ут белән сак эш итмәү. Шул сәбәпле 20 янгын теркәлгән. Икенчедән, электр җиһазын һәм электр приборла- рын файдалану кагыйдәләрен бозу, бу 15 янгын чыгу очрагы-на сәбәпче була. Һәм өченчедән, мич җиһазын файдалану кагыйдәләрен бозу, бу 9 ут чыгу очрагы сәбәпчесе була.

    - Мич җиһазыннан ничек файдаланырга? Ут чыккан очракта үз гомереңне ничек саклап калырга?

    - Җылыту сезоны башланыр алдыннан һәр мичне, шулай ук бина эчендәге төтен чыгу ка- наллары диварларын известь яки балчык эремәсе белән агар- тырга кирәк, чөнки ак фонда төтеннән кара ярыклар күренеп тора. Шундый ярыклар булган очракта аларны штукатурларга кирәк. Моннан тыш, ким дигәндә ике айга бер тапкыр бүлмә мичләренең төтен чыгу юлларын корымнан чистарту зарур. Мичтә аның җыелуы ярыклар барлыкка килүгә һәм төтен торбалары диварларының мөмкин. Зәмһәрир суыкларда мичләрне еш кына озак вакыт ягалар, моның нәтиҗәсендә мичнең аерым өлеше артык кы- зарга мөмкин, бу да янгын чыгуга сәбәпче булырга мөмкин. Шуңа күрә бинаны көненә ике- өч тапкыр сәгать ярым чамасы ягарга кирәк. Шуның өстенә, йокларга ятарга өч сәгать кала мич ягуны туктату зарур.

    - Быел янгын чыгу нинди нәтиҗәләргә китерде?

    - Кызганыч, быел янгыннар җиде кешенең гомерен өзделәр, шуларның икесе - балалар. Дистәләгән кеше йортсыз һәм акчасыз калды. Күп очракта кеше факторы моңа сәбәпче була: кайдадыр карап бетермәгәннәр, кайдадыр үтәр әле дип кул селтәгәннәр, ә кайдадыр җитешсезлекләрне вакытында төзәтергә өлгермәгәннәр.

    Яшәүчеләргә игътибарлырак булырга кирәк. Күпчелек иске йортларда электр үткәргечләр заманча нормаларга туры килми, шуңа күрә көнкүреш техникасының бер үк вакыт- та эшләве ут чыгуга китерергә мөмкин. Чистайлыларны янгыннан сакларга ярдәм иткән бердәнбер чара - янгын куркы- нычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәү һәм уяу булу!

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: