Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Янгынга каршы тематиканы бишлегә үзләштерергә

"Әнәс" мәчете каршындагы лагерьда ял итүче балалар өчен янгынга каршы тематика буенча дәрес булды, алар янгын иминлеге кагыйдәләре, янгын сүндерү чаралары белән таныштылар.

Күзәтү эшчәнлеге бүлегенең баш белгече Госман Гатин һәм инспектор Илнар Гатауллин балаларның ут белән шаяруының нинди бәхетсезлеккә китерүе турында җентекле итеп сөйләделәр. Мәсәлән, әбисенә кунакка кайткан биш яшьлек малай форсаттан файдаланып, бер тартма шырпы ала һәм сарайга кереп кача. Ул шырпы белән уйный, әмма аның азагы гына күңелсез тәмамлана. Печәнгә ут каба, бер мизгелдә бөтен сарай ут эчендә кала, аннан соң ул башка ишегалды корылмаларына күчә, шул исәптән торак йортка да. Әби, әйтергә кирәк, бернәрсәсез кала. Билгеле, кечкенә балаларны күз уңыннан ычкындырырга, аларны ялгыз, караучысыз калдырырга ярамый.
-Балалар, беркайчан да шырпы, ут белән уйнамагыз, ул үз юлындагы бөтен нәрсәне юк итәргә сәләтле, - дип мөрәҗәгать итте Госман Гатин кызларга һәм малайларга. - Янгын куркынычлыгы чорында урман массивларында учаклар ягу да катгый тыела.
Кунаклар аеруча мөһим кагыйдәләрне искә төшерделәр, өйдә, фатирда янгын чыккан очракта нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләделәр. Бу яшьтә кирәкле таләпләр җиңел үзләштерелә, гадәттән тыш хәлләр булганда үзеңне имин тоту күнекмәләре арта, балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирделәр. Шундый сорауларның берсе - янгын сүндерүчеләрне ничек чакырырга. Сүз уңаенда, барлык элемтә операторлары өчен кәрәзле телефон буенча - 112, стационар телефон буенча 01.
Янгынга каршы тематика буенча дәрес урамда дәвам итте, "укучыларны" янгын час­те хезмәткәрләре көтә иде. Кызлар һәм малайлар (ә лагерьда барлыгы 110 кеше ял итә) янгын машинасы янына килделәр, аларның барысын да үз күзләре белән күрәсе, танышасы килде. Ә менә янгынны сүндерү буенча күрсәтмә чыгышлар (махсус иске тартмалардан, такталардан кечкенә генә учак кабыздылар, сирена тавышы яңгырады) балаларның игътибарын җәлеп итте. Һәрберсе белгечкә охшарга тырышып, куәтле шлангны кулында тотарга һәм суны янгынга юнәлдерергә тырышты.
-Бүген сез нәрсәне исегездә калдырдыгыз, - дип сорадык балалардан.
-Шырпы белән уйнарга ярамый, - дип җавап бирделәр иң кечкенәләр.
-Телевизорны, үтүкне, көнкүреш приборларын кабызган килеш калдырмас­ка, янгын турында хәбәр итәргә кирәк, - диделәр өлкәнрәкләр.
-Мондый дәресләр, берсүзсез, күңелсез нәтиҗәләр, фаҗигаләр булдырмау өчен кирәк, - ди ассызык­лап "Әнәс" мәчете имам -хатыйбы Әбүбәкр хәзрәт Азизов. - Бездә көн саен төрле төрдәге танып-белү, күңел ачу чаралары, спорт ярышлары уздырыла. Кичә Чувашстаннан яшь футболчыларны кабул иттек, үзебездә дә "Әнәс" дигән балалар командасы бар. Безнең лагерьда ял итәргә теләүчеләр саны һәрвакыт зур. Биредә балаларга ошый, аларга күңелле һәм аларның кәефләре күтәренке булуга без бик шат.
Р.S. Без үз чиратыбызда күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләрен дәүләт янгын күзәтчелеге органнары оешу көне белән тәбрик итәбез. Иң изге теләкләрне кабул итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев