Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Янгынга каршы аерым режим кертелде

ТР Министрлар Кабинеты карары белән 2012 елның 18 июленнән махсус карар чыкканчыга кадәр республика территориясендә янгынга каршы аерым режим кертелде. Без 67 нче янгын сүндерү часте начальнигы Андрей Егоровның хөкүмәт карарына аңлатма бирүен сорадык.

- Кызганыч, янгын вакытында кешеләрнең үлүе дәвам итә. Республикада беренче ярты еллыкта 1373 янгын булды, 115 кеше һәлак булды, 110ы имгәнүләр алды. Шулай ук бу вакытта законда күрсәтелгән тәртип буенча урманга гражданнарның баруы, анда транспортның керүе чикләнә. Янгын чыгу куркынычы урманда бик кискен, тик без Чистай урманчылыгы белән берлектә хәлне контрольдә тотабыз. Димәк, гөмбә һәм җиләк турында вакытлыча онытырга туры киләчәк. Халыкка янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында мәгълүмат җиткерәсе килә, автотранспорттан ташлана торган шырпы һәм тәмәке төпчекләренә аеруча игътибар бирүегезне сорыйм, бездә сүндерелмәгән шырпы яки тәмәке төпчеге аркасында трасса янында янгын килеп чыккан очраклар бар. Янгынга каршы режим шартларында кагыйдә бозулар өчен административ җаваплылык турында да әйтеп үтәргә кирәк - штраф санкцияләре хәзер кечкенә түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев