Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Янгынга каршы аерым режим кертелә

Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиянең чираттагы утырышын аның рәисе, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Д. Иванов алып барды.

Тормыш эшчәнлеген тәэмин итү хезмәтләренең Яңа ел бәйрәмнәрендә эше турында аның җитәкчеләре хәбәр иттеләр. Шулай, энергетик­лар ялларсыз һәм тәүлек буе эшләячәкләр. ЧРРЭС начальнигы А. Шмагин хәбәр иткәнчә, проблемалар булмаячак, белгечләр һәрвакыт элемтәдә, теләсә кайсы вакытта электр белән тәэмин итү өзелгән производство объектына, кибеткә, торак йортка бригада чакырырга мөмкин булачак, ул резерв туклану схемасын оештырачак, шуннан соң авария сәбәпләрен бетерәчәк. Җылылык челтәре предприя­тиесе директоры С. Ивлев сүзләренә караганда, җылылык челтәре предприятиесенең авария хезмәтләре тәүлек буе эшләячәк. Ике бригада аварияләргә һәрвакыт барырга әзер, моннан тыш, Яңа ел бәйрәмнәрендә инженер-техник хезмәткәрләр кизү торачаклар.
"Торак комплексы" ИКда да шундый кизү торучылар оештырылган, өстәвенә, һәр "Жилищник" ширкәтендә Яңа ел бәйрәмнәрендә авария бригадаларының кизү торулары оештырылган. Д. Иванов хәбәр иткәнчә, штаттан тыш хәлләргә һәрвакытта, ә Яңа елда бигрәк тә әзер булырга кирәк.
Объектларның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү турында муниципаль районның дәүләт янгын күзәтчелеге начальнигы М. Хамматгалиев хәбәр итте. Инде 104 объект тикшерелгән, янгын куркынычы булган әйберләр белән эш итү буенча күрсәтмәләр һәм инструкцияләр бирелгән.
20 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр муниципаль районда янгынга каршы аерым режим кертелгән. Комиссиядә янгынга каршы көрәшү темасына да кагылдылар. Районның торак пунктларын тулысынча тәэмин итү өчен тагын дүрт янгын сүндерү подразделениесе булдырырга кирәк. Хәзерге вакытта районда биш янгынга каршы ирекле берләшмә эшли, алары да махсус техникасыз. Көн тәртибендә аларны җылы биналар һәм транспорт белән җиһазландыру бурычы тора. Республика муниципаль районга янгыннарны сүндерү өчен өч автомобиль бүлеп бирәчәк, дүрт машинаны муниципаль район акчасы хисабына сатып алу планлаштырыла. Шулай ук 400 кешедән торган ирекле янгын сүндерү дружиналары булдыру планлаштырыла - бурыч катлаулы, әмма үти алырлык.
Комиссиядә кышкы-язгы чорда су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар каралды. Муниципаль районның кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе начальнигы В. Старостин Лаеш районында "Хивус" судносы кителгән боз өстеннән 158 балыкчыны коткаруы турында хәбәр итте. Яңа елда коткаручылар өчен бәйрәмнәр кичектерелә - алар Камада кизү тору оештыралар, өстәвенә, ул тәүлек буе булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев