«Ялкын» журналының яңа санын тәкъдим итүгә бер миллион язылучысы булган блогер килде

Кичәдә татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.
Бүген «Татмедиа»ның әдәби кафесында «Ялкын» журналының гыйнвар саны тәкъдим ителде. Кичә миллион язылучысы булган татар блогерлары катнашында үтте.
Очрашуда катнашкан YouTube хостингында «Хижина музыканта» каналын алып баручы блогер Раил Арсланов Инстаграм,Тик-ток социаль челтәрләрен һәм YouTube хостингын чагыштырып карады. Аның фикеренчә, YouTube каналын алып бару күпкә авыррак. «Социаль челтәрләрнең төп таләбе — даимилек, кызыклы һәм сыйфатлы контент», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
«Инстаграм белән Тик-ток челтәрләре күңел ачуга корылган. YouTube хостингында күбесенчә мастер-класс, өйрәтүгә кагылышлы видеолар урын ала. Соңгысында исә акча да күбрәк түләнелә. Баштагы вакытта ярты елга өч мең ала идем, аннан соң ул һәр ай саен килә башлады», — дип мисал китерде миллион язылучысы булган Раил.
«Ялкын»ның яңа санында блогер Раил Арслановтан тыш, хикәяләргә рәсемнәр ясаучы да бар. Ул журналның тышлыгында сурәтләнгән. «Анонслардан баш тартып, темаларны хештеглар рәвешендә бирә башладык. Яңа санда — Базарлы Матак мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы, рәссамыбыз Алия Мөхәммәткәримова. Без аның белән узган елдан бирле хезмәттәшлек итә башладык», — диде «Ялкын» журналының мөхәррире Илназ Фазуллин.
«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков «Ялкын» журналының аудиториясе яшьләр тәшкил иткәнен билгеләп узды. «Туган телебездә яңа проектлар ясый алабыз икән, димәк, татар халкының киләчәге бар. Кызыклы яңа форма һәм эчтәлек тә таба алдык», — диде ул.
Кичәдә Рәзил, Лилия Хәйруллина, Ленар, Динә кебек татар блогерлары җыелды.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 март 2021 - 16:00Үз-үзләренә бикләнергә юл куймаска Яшьләр үзәгендә Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте Чистай оешмасының хисап-сайлау конференциясе узды.3200
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.4800
-
4 март 2021 - 09:00«Спорт туризмы – тормыш нормасы» Чистайлылар «Спорт туризмы – тормыш нормасы» дигән социаль проект өчен тавыш бирә алалар. Бу проект «Син уенда!» Россия программасында катнаша һәм бөтен ил буенча һәвәскәрләр спортында амбициоз проектларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.3800
-
3 март 2021 - 16:00Беренче сыйныфка – яңа кагыйдәләр буенча! Быелдан башлап беренче сыйныфка балаларны яңа кагыйдәләр буенча кабул итәчәкләр.4700
-
3 март 2021 - 12:58«Тотыл, кечкенә һәм зур балык» Һәвәскәр балыкчылар фестивалендә чистайлылар балык шулпасы пешерделәр, кар чаналарында йөрделәр һәм боз астында балык тоту ярышларында катнаштылар.5900
-
3 март 2021 - 09:00Биредә авыруларны карарга өйрәтәләр «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында «Балкыш» үзәгенең социаль эшләр буенча хезмәткәрләре өлкән гражданнарның өйләренә барып медицина ярдәме күрсәтәләр.5500
-
2 март 2021 - 16:09Cезгә хайваннарны коткарырга туры килгәне бармы? Күпләр хайваннарны чын күңелдән ярата, әмма алар бәла-казага тарыгач, аларга ярдәм итәргә барысы да әзер түгелләр. Сүз сукбай мәчеләр һәм этләр турында гына бармый. Башка кыргый хайваннар да авырлыклар белән очрашалар. Без чистайлылардан: «Сезгә кайчан да булса бәлагә юлыккан хайваннарга ярдәм итәргә туры килгәне бармы?» – дип сорадык.7000
-
2 март 2021 - 09:07«Болан шәһәр буйлап йөгереп йөрде…» Чистай урамнары буйлап зур тизлектә болан баласы йөгереп йөргән кадрларны күрмәгән кеше калмагандыр.8600
-
1 март 2021 - 16:00«Фигурачыларны балалар бакчасыннан әзерли башлыйбыз» Боз сарае Чистай шәһәрендә моннан 13 ел элек ачылды. Аның көндәлек эшләре һәм проблемалары хакында җитәкчесе Госман Нәбиуллин сөйләде.8100
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.17800
-
1 март 2021 - 09:01Дивар аша үтәли җил йөри Социаль челтәрләрдә Полющенков урамы, 28/2 адресы буенча урнашкан 155 фатирлы торак йортның диварында үтәли ярык барлыкка килү турындагы видео таралды.11701
-
28 февраль 2021 - 16:15Дөньяда иң матур тел – ул минем туган телем Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан «Чистай хәбәрләре» газетасы редакциясе Чистай үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче «Энҗеләр» әдәби берләшмәсе белән берлектә «Дөньяда иң матур тел – ул минем туган телем» дип исемләнгән иҗади бәйге игълан итә.10000
-
28 февраль 2021 - 10:06Йон эрләү остасы Оекбаш бәйләргә җепне каян алырга? Бу сорауга җавап гади, ләкин бүген шәһәр баласы гына түгел, авылныкылар арасында да белмәүчеләр булуга шаккатырлык түгел.9701
-
26 февраль 2021 - 15:46«Союз отцов» - о безопасности детей
-
11 декабрь 2020 - 22:36На основном канале вышли - Наши новости 11.12.20
-
Голосуйте за участников конкурса "Мое хобби"" Голосование
-
4 март 2021 - 11:15Чистай муниципалитетында узган атналык планеркада коммуналь тармак проблемаларын тикшерделәрАппарат киңәшмәсенең төп темалары – коммуналь өлкәдәге проб лемалар, Африка дуңгыз чумасын кисәтү, АПК эшләре, оператив хәл.3600
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.17800
-
1 март 2021 - 09:01Дивар аша үтәли җил йөри Социаль челтәрләрдә Полющенков урамы, 28/2 адресы буенча урнашкан 155 фатирлы торак йортның диварында үтәли ярык барлыкка килү турындагы видео таралды.11701
-
28 февраль 2021 - 16:15Дөньяда иң матур тел – ул минем туган телем Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан «Чистай хәбәрләре» газетасы редакциясе Чистай үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче «Энҗеләр» әдәби берләшмәсе белән берлектә «Дөньяда иң матур тел – ул минем туган телем» дип исемләнгән иҗади бәйге игълан итә.10000
-
28 февраль 2021 - 10:06Йон эрләү остасы Оекбаш бәйләргә җепне каян алырга? Бу сорауга җавап гади, ләкин бүген шәһәр баласы гына түгел, авылныкылар арасында да белмәүчеләр булуга шаккатырлык түгел.9701
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: "Чистополь-информ"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73817 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Данилова Наталья Николаевна
Адрес редакции: 422980, РФ, РТ, г.Чистополь, ул.Ленина, 2-а.
Телефон редакции: 8-84342-5-10-60; 8-84342-5-10-57 (РЕКЛАМА).
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: chis2006@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика