Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Ялкауланып ятма, чаңгыга бас!

    "Чистайда төзекләндерелгән чаңгы трассасы булачак". Ноябрь аенда муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Виктор Смыков шундый карарга килделәр.

    Шәһәр төзелеше Советының күчмә утырышында И. Әхмәтҗанов һәм В. Смыков пристань урманында булдылар. Биредә күптән инде спортның чаңгы төрләре буенча ярышлар уздырыла. "Олимп" балалар яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр дә күнегүләрнең бер өлешен биредә уздыралар.
    Чистайда чаңгы базасы кырык еллап эшли инде. Ә менә ут яктырткычлар юк иде. Яңа яктыртылган чаңгы трассасы төзү турында карар кабул ителде, ә җәен ул чис­тайлылар ял итсен өчен җәяүле сукмагы булып хезмәт итәчәк. Иң башта 3 метрлы трассаның яртысына гына яктырткычлар кую планлаштырылган иде, ә аннары бөтен озынлык буенча фонарьлар куярга булдылар.
    Узган җомгада яктыртылган чаңгы трассасын тантаналы ачу булды. Чаңгы базасына ТР Дәүләт Советы депутаты килде, аңа муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов, база белгечләре һәм биредә чаңгы спорты белән шөгыльләнүче балалар чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.
    -Чистай чаңгы спорты буенча СССР һәм Россия чемпионнарын биргән, -дип сөйли И. Әхмәтҗанов, - һәм хәзер яңа яктыртылган чаңгы трассасын сафка бас­тыру уңаеннан югары нәтиҗәләр турында уйларга вакыт. В. Смыков үз чиратында чаңгы базасына берничә чаңгы комплекты бүләк итте һәм моның әле башы гына булуын билгеләп үтте.
    -Мин Кама буендагы шәһәрнең минем өчен якын һәм туган шәһәремә әверелеп тагын да үсүен телим, - диде ассызыклап Виктор Васильевич, - шуңа да кулымнан килгәннең барысын да эшлим. Күптән түгел, яңартылган Скарятинский бакчасы ачылды, ә хәзер яктыртылган чаңгы трассасы. Киләчәктә Чистайда теннис белән шөгыльләнү өчен корт ачуны планлаштырам. ТР Дәүләт Советы депутатының сүзен җилгә ташламавын исәпкә алсак, димәк, киләсе елда Чистайда тагын бер спорт корылмасы барлыкка киләчәк.
    Ә бу арада барлык теләүчеләр дә чаңгыларын киеп яктыртылган трасса буенча шудылар. Бирегә эштән соң гаиләң белән килеп саф һава суларга, чаңгыда йөрергә мөмкин.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: