Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ялган машина йөртү таныклыгы белән фаш иттеләр

Ир-ат Интернетта ялган машина йөртү таныклыгын сатып алган һәм алга таба аны шәхси максатларда кулланган.

Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең башлангыч тикшерү бүлекчәсе башлыгы урынбасары Елена Кәлимуллина хәбәр итте.

– Ялган документ чын машина йөртү таныклыгы белән охшаш. Ир-ат аны агымдагы елның гыйнвар башында почта аша алган. Ялган машина йөртү таныклыгы белән ир-ат гыйнвар башыннан бирле файдаланган, – дип хәбәр итә Елена Анатольевна.

Чистайлыны агымдагы елның февралендә фаш итәләр.

– Кызыл Яр авылында автомобиль йөртүчене ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре туктаталар. Ир-ат машина йөртү таныклыгын күрсәткәннән соң, хезмәткәрләр аның чын булуына шикләнеп, документны алалар. Эксперт бәяләмәсе буенча, сериясе һәм номеры булган машина йөртү таныклыгы бланкы төсле агымлы басу ысулы белән башкарылган, – дип аңлатма бирә башлык урынбасары.

Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган. Ялган документ әзерләүчегә карата да җинаять эше кузгатылган, әлеге затны билгеләү буенча чаралар үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев