Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ялган исерткеч эчемлекләр белән тотканнар

Чистай районында ялган исерткеч эчемлекләрнең өлеше бер мең литрдан артыкка кимегән. Узган ел законсыз әйләнештән нәкъ менә шул күләмдә ялган исерткеч эчемлекләр алынган.

Законсыз рәвештә сатыла торган исерткеч эчемлекләр очраклары Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре тарафыннан районның сәүдә объектларында ел дәвамында үткәрелгән тикшерүләр барышында ачыклана. Боларга планнан тыш рейдлар да, административ тикшерү барышында үткәрелгән контроль чаралар да, җирле эчке эшләр бүлеге белән берлектә оештырылган тикшерүләр дә керә.

– 2020 елда барлыгы исерткеч һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау буенча 94 тикшерү чарасы үткәрелде. Әлеге тикшерүләр барышында 79 очракта без гамәлдәге законнарны бозуның 94 очрагын ачыкладык, – дип сөйли Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы җитәкчесе Александр Панов. – Алар арасында составында спирт булган продукцияне ваклап сату чикләүләрен, аны исәпкә алу һәм сату тәртибен үтәмәү, яраклылык вакыты чыккан эчемлекләр белән сәүдә итү очраклары да бар. Шулай ук алкогольне ваклап сату турында декларацияләр тапшыру белән бәйле хокук бозулар да ачыкланды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 20 кеше өйдә эшләнгән куәтле эчемлекләр сатып, закон бозган.

Ведомство җитәкчесе шулай ук алкогольнең законсыз әйләнешенә каршы көрәштә «Халык контроле» дә ярдәм күрсәтүен билгеләп үтте. Узган ел чистайлылардан дәүләт мәгълүмати системасына этил спирты, исерткеч һәм спиртлы продукция җитештерү һәм аның әйләнеше өлкәсендә законнарны бозу очраклары буенча 24 мөрәҗәгать кергән. Шуларның 6сы расланган.

Ел нәтиҗәләре буенча, административ хокук бозулар буенча салынган штрафларның гомуми күләме 2 миллион 525 мең сум тәшкил иткән.

Белешмә

2020 елда 1254,5 литр күләмендә законлы булмаган исерткеч һәм спиртлы продукция тартып алынган. 2019 елда бу сан ике тапкыр кимрәк – 632,9 литр булган.

Чистай районында 44 оешма алкогольле продукцияне ваклап сата, шуларның 101е – шәһәрдә, 43е авылларда эшчәнлек алып бара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев