Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җәяүлеләр юлда дисциплиналы булулары белән аерылып тормыйлар

Без барыбыз да: машина йөртүчеләр дә, пассажирлар да, җәяүлеләр дә юл хәрәкәтендә катнашучылар.

– Быелның дүрт аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре җәяүлеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 200 фактын ачыклады, – дип сөйли ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры Рәфис Гарифуллин. 

– Шуларның 14е тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан читтә тоткарланды. Аларның киемнәрендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар юк иде. Ә бу мәҗбүри, әлеге таләпне үтәмәгән очракта 500 сум күләмендә штраф каралган. Сүз уңаеннан, бу шәһәр юлларында да җәяүлеләр иминлеге өчен үтемле чара. 
 Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү безнең сәламәтлегебезне, тормышыбызны саклау өчен кирәк. Фаралары якын арага яктырткан машинада идарә иткәндә руль артындагы кеше җәяүлене караңгыда 25-30 метрда күрә ала. Әгәр дә соңгысының яктылыкны кире кайтаручы элементлары булса, бу ара 130-140 метр­га кадәр озая. Әгәр дә еракка яктыртучы ут кабызылган булса, җәяүле 400метрда да күренәчәк. Гомумән алганда, машина йөртүче җәяүлене ничек тизрәк күрсә, таптау куркынычы шуның кадәр азрак.
ГАИ хезмәткәрләре 12 мәктәптә, балалар бакчаларында булдылар, яшь юл хәрәкәтендә катнашучыларга булган кагыйдәләр, киемнәрдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булырга тиешлеге турында сөйләделәр.
Автотрасса белән кисешкән торак пунктларда (Мөслим, Татар Сарсазы авылларында) дүрт профилактик чара үткәрелде.  Шундый очрашулар, әңгәмәләр юл буенда урнашкан предприятиенең хезмәт коллективларында, оешмаларда да үткәрелде.
Шуны әйтеп үтәргә кирәк, дүрт ай эчендә биш җәяүлене бәрдерү очрагы күзәтелде. Алар төрле җәрәхәтләр алдылар. Юлларда сак булыгыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай