Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Яла яккан өчен штраф!

    Ир-ат фатир хуҗаларын зур суммада акча урлауда гаепли. Тикшерү барышында аның яла ягуы ачыклана.

    Шәһәрле полициягә талау турында гариза белән мөрәҗәгать итә. Ул үзенең җинаять корбаны булуын хәбәр итә. Мөрәҗәгать итүче сүзләренә караганда, ул яши торган фатирның хуҗалары аңардан шактый зур сумма – 43 мең сум акча урлаганнар. Әмма тикшерү материалын җыю барышында, полицейскилар ачыклаганча, аның гаепләве ялган булып чыккан.

    – Суд ачыклаганча, чистайлы исерек килеш кесә телефоныннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең кизү частена 102 номеры буенча шалтыраткан. Ул фатир хуҗаларының аңардан 43 мең сум күләмендә акча урлавын хәбәр иткән. Аның мөрәҗәгате вакыйга турында хәбәрләрне исәпкә алу кенәгәсендә теркәлгән, – дип ачыклык кертә шәһәр суды матбугат сәркатибе.

    Ялган күрсәтмәләр биргән өчен җаваплылык турында гариза бирүчегә Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы телдән кисәткән. Әмма бу, ни кызганыч, аны туктатмаган. Ачыкланганча, җинаять кылуда зур рольне гариза бирүченең фатир хуҗаларына карата шәхси дошманлык уйнаган.

    Яла ягучы үз гаебен таныган һәм җинаятьне ачуда, тикшерү үткәрүдә актив катнашкан. Суд моны исәпкә алды.

    – Җәза төрен һәм чарасын билгеләгәндә суд кылган гамәлнең характерын һәм җәмәгатьчелеккә куркыныч дәрәҗәсен, хөкем ителүченең шәхесен, аның яшәү урыны буенча канәгатьләнерлек характеристикасын, хөкем ителгәне булмаганын исәпкә алды. Суд гаепне йомшартучы сыйфатка хөкем ителүченең, аның якын туганнарының сәламәтлеге торышын да исәпкә алды. Суд гаепне авырайтучы сыйфатка җинаятьнең исерек хәлдә кылунуын исәпкә алды, шуның аркасында ул үзенең психик-эмоциональ халәтен контрольдә тота алмаган, – дип хәбәр итәләр матбугат хезмәтендә.

    Суд карары нигезендә чистайлы РФ Җинаятьләр кодексының 306нчы маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип табыла. Аңа дәүләт файдасына 10 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләнә. Хөкем карары законлы көченә кермәде, чөнки Татарстан Республикасы Югары судына шикаять бирелергә мөмкин.

    Материал  Чистай шәһәр суды матбугат хезмәте ярдәмендә әзерләнде

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: