Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Якташыбыз Раиф Хәсәновның исемен мәңгеләштерергә

Икенче тапкыр алган яраларыннан терелә алмый солдат. 19 яшьлек егеткә туган ягына әйләнеп кайту насыйп булмый.

Солдат Раиф Хәсәновның тормыш юлы кече яшьтәге мәктәп балаларын да битараф калдырмый. Татар Гаделшасы авылында туып үскән Раиф Әфган сугышында катнашучыларның берсе. Ни кызганыч, икенче тапкыр каты яраланган 19 яшьлек Раифкә туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп булмый...

Раиф Хәсәнов 1962 елның 15 гыйнварында Татар Гаделшасы авылында туа. Түбән Камадагы 5нче мәктәпне тәмамлый. Армиягә аны Чистай хәрби комиссариатыннан чакыралар, ул Әфганстанга сугышка җибәрелә. Раифнең әнисе үзәк район дәваханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Билгеле, ана кеше баласы өчен ут йотып яши. Ни кызганыч, бәла дигәнең озак көттерми, Раифнең аягы яралана. Ул үзенең сөйгән кызы Нинага болай дип яза: «Мин икенче ай госпитальдә дәваланам. Нина, мин синнән үтенеп сорыйм, бу хакта әниемә белдермә. Мин аңа командировкага Союзга җибәрделәр дип яздым». Дәваханәдән чыкканнан соң аңа чираттагы ял бирәләр.

– Без барыбыз дә Раифнең ялга кайтуын, мәктәп укучылары алдында чыгыш ясавын хәтерлибез. Ул Әфганстанда хезмәт итүнең җиңел булмавын, нәрсәнең авыр сынауларны үтәргә ярдәм итүен сөйләде. Тыйнак, оялчан иде ул. Китәр алдыннан кабат мәктәпкә килде, үзенең укытучылары белән хушлашты, – дип искә төшерә сыйныфташлары.

Истәлекләр китабында язылганча, аның Кабулга дүртенче тапкыр очуы һәлакәт белән тәмамлана. Машиналар менү-төшү юллары аша алга баралар. Раиф автоколонна артында бара. Кисәк кенә шартлау тавышлары яңгырый, дошманнарның автомат, пулеметлары телгә килә – кыска гына бәрелеш булып ала. Бәрелеш вакытында солдатның корсагы яралана.

Яңадан госпиталь, коточкыч авыртулар, ничек тә терелергә тырышу, яшәү теләге... Яра бик тирән була, ручканы көчкә тота-тота ул әнисенә хат яза. «Ташкенттан язуыма гаҗәпләнмә, әнием. 24 сентябрьдә без рейс та идек, мин җиңелчә генә яраландым. Хәзер госпитальдә ятам. Үземне яхшы хис итәм. Кадерле әнием, борчылма, барысы да яхшы булыр. Мин савыга башладым инде. Бу хатны алгач, күңелеңне төшермә, булдыралсаң, минем яныма үзең кил. Әнием, өч айдан соң, яраларым төзәлеп беткәч, мине бөтенләйгә өйгә кайтарып җибәрәчәкләр. Хәзер урамда көз. Мин палатада ятам, тәрәзәгә карап сине уйлыйм. Мин өйгә кайткач, ничек икәү яшәвебезне күз алдына китерәм...»

Раиф Хәсәнов исеме сугышчы-интернационалистларга куелган гранит тактасында да мәңгеләштерелмәгән. Һәлак булучыларның 6 кеше иәсәпләнгән рәсми исемлегендә дә ул юк. Хезмәттәшләре дә, авылдашлары да бу хәлгә битараф түгел.

– Әгәр дә кеше хезмәттә һәлак булса, ул Әфганстан территориясендә һәлак булучы дип санала. Раиф Хәсәнов Кызыл Йолдыз ордены һәм «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән, әмма ул алган яраларыннан Советлар Союзы территориясендә вафат булган. Шуңа күрә аның исеме сугышчы- интернационалистларга куелган истәлек тактасына да язылмаган, – ди «Сугыш инвалидлары» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рәфис Мәхмүтов.

Раиф Хәсәновның сугышчан юлы турында батырлык дәресендә сөйләшәләр. Илдус Хәйретдинов якташының үлеме турында 8 сыйныфта укыганда ишетә. Хәзер ул беренче категорияле укытучы, Гаделша мәктәбендә 30 ел эшли. Мәктәп укучыларын патриотик рухта тәрбияләүгә зур игътибар бирә, чөнки ул үзе дә ветераннарның Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы «Сугышчан туганлык»ның актив әгъзасы.

Әфган сугышы ветераннары һәм Чечняда сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар яшьләр белән әңгәмәләр коралар. Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры Рәфис Мәхмүтов Әфган сугышы чорында Совет армиясендә хезмәт итүе турыда сөйли. Ул Раиф Хәсәнов белән шәхсән таныш түгел, әмма бер кайнар ноктада хезмәт итү һәм аның турында истәлек – шәхси очрашулардан да кыйммәтрәк. Хәзер сугышчан хәрәкәтләр ветеранының максаты бер – Раиф Хәсәновның исемен сугышчы-интернационалистларга куелган тактада мәңгеләштерү.

– Якын арада башлык исе менә бердәм гариза язачакбыз. Шулай ук бу мәсьәләне тиз арада хәл итү өчен «Сугышчан туганлык» ветеранар оешмасының өстәге җитәкчеләре исеменә хат

юллаячакбыз, – дип билгеләп үтте Рәфис Ирек улы.

Үзләренең шәхси истәлек ләре белән солдатның сыйныфташлары һәм туганнары да уртаклаша. Икетуганы Нәкыйп Мингалимов аларның икесен дә бервакытта армиягә алуларын сөйләде. Барысы да кичә генә кебек. Бу 1980 елның 23 октябре була.

–Раиф армиядә хезмәт итү турында хыялланды, чөнки аның барлык абыйлары да хезмәт итеп кайттылар. Минем күңелемдә туганым шат күңелле, кыю, батыр йөрәкле булып истә калды. Иң мөһиме, ул үзенең якыннарын бик ярата, хөрмәт итә иде, теләсә кайсы вакытта аларны якларга әзер торды, – дип күз яшьләре белән сөйли Нәкыйп Мингалимов.

Гаделша авылыннан Әфган станда 4 солдат хезмәт итә. Раиф тән кала барысы да туган якларына исән-имин кайталар. Яшь армиячеләр якташлары истәлеген кадерләп сак лыйлар. Отряд составында бары кызлар гына. Аларның сафта төз басып торулары, белемле булулары, ыспайлыклары – барысы да «бишлелек».

– Раиф Шәйхеислам улы –безнең якташыбыз, без аның белән горурланабыз. Мәктәптә аны һәрвакыт искә алабыз, аның турында якты хатирәне күңелләрдә саклыйбыз, аның каберенә барабыз, чәчәкләр куябыз, догалар укыйбыз, – ди яшь армияче Алинә Хәйруллина.

Авыл җирлеге башлыгы Фәрит Сабирҗанов белән бер гә ләп мәктәп укучылары, педагоглар, «Сугышчан туганлык» оешмасы вәкилләре солдат каберенә чәчәкләр салдылар һәм аны бер минут тынлык белән искә алдылар. Һәйкәлдә – иптәшләре күңелендә уелып калган шул ук караш... Яшь буын өчен Раиф Хәсәнов һәрвакыт шундый яшь һәм батыр булып калачак...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев