Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Якташларымны, сайлаучыларымны һәм Татарстанның барлык хатын-кызларын чын күңелдән 8 Март бәйрәме белән котлыйм!

Бу бәйрәмнең нәкъ менә яз башында, елның иң матур вакытында билгеләп үтелүе символик мәгънәгә ия, чөнки хатын-кызлар белән матурлык, наз, йорт учагының җылысы, уңайлылык, иминлек бәйләнгән.

Бу бәйрәмнең нәкъ менә яз башында, елның иң матур вакытында билгеләп үтелүе символик мәгънәгә ия, чөнки хатын-кызлар белән матурлык, наз, йорт учагының җылысы, уңайлылык, иминлек бәйләнгән.

Март кояшы сезне җылы нурлары белән сөендерсен һәм киләчәктә уңышка ирешү өчен тагын да күбрәк көч бирсен! Уңыш бар нәрсәдә юлдашыгыз булсын, ә сюрпризлар бары тик шатлыклы һәм күңелле булсын!

Кадерле хатын-кызлар! Сез хөрмәткә һәм ихтирамга лаек. Сезнең ни дәрәҗәдә мөстәкыйль, никадәр көчле һәм актив, көндәлек батырлыкларга әзер булуыгызга сокланып туя алмыйм. Сезнең кайда – фермаларда яки мәктәптә, эре банкта яки басуда эшләвегез мөһим түгел, иң мөһиме – сез үз эшегезне лаеклы башкарасыз. Сез теләсә кайсы өлкәдә – сәясәттә, фәндә, мәдәнияттә, авыл хуҗалыгында, сәламәтлек саклауда теләсә нинди бурычларны башкара алуыгызны күптән исбатладыгыз. Сезнең табигый зирәклегегез, сабыр, йомшак күңелле булуыгыз рух һәм холык көче белән яраша. Профессиональ уңышлар белән беррәттән, сез балалар үстерергә, гаилә җылысын сакларга, ир-егетләрне батырлыкка рухландырырга өлгерәсез.

Сезнең һәрберегез янәшәсендә яраткан ир-егетләрегез булуын телим! Якыннарыгызның күңел җылысы һәм хезмәттәшләрегезнең ярдәме сезнең йөрәкләрегезне җылытсын! Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим.

 

Шамил ЯҺУДИН, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татнефтепром-Зүзәйнефть» АҖ генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев