Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яхшы укыганнарга – Морозов стипендиясе

КАИ-КНИТУның «Восток» Чистай филиалының өч студенты Россия Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозовтан исемле стипендия алды.

Дипломнар тапшыру тантанасында әле берничә елдан соң гына чыгарылыш имтиханнарын тапшырачак өч студент та катнашты. Сәбәбе дә лаеклы. Яхшы укыганнары, тәртипле һәм актив булганнары өчен алар Россия Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозовтан исемле стипендиягә ия булдылар.

Эпидемиологик вәзгыять аркасында, студентлар һәм укытучылар быел актлар залында түгел, ә университет янында, урамда җыелдылар. Әмма шуңа да карамастан, бәйрәм рухы юкка чыкмады. Иң элек барлык катнашучыларны филиал директоры Илшат Мөхәммәтҗанов сәламләде.

– Бу тантананың нигезендә студентларыбызның гына түгел, профессор-укытучылар составының да, уку-укыту процессын тәэмин итүчеләрнең дә күпьеллык хезмәте тора. Студент еллары – иң матур чор. Чыгарылыш студентларына университеттан читтә дә бай эчтәлекле һәм кызыклы тормыш дәвам итүен телим. Университетта һәм безнең база предприятиеләрендә алган белемнәрне практикада уңышлы кулланыгыз. Ирешелгәннәрдә беркайчан да тукталып калмагыз. Үсегез, алга таба барыгыз, куелган максатларга ирешегез! Тормыш сезнең алдыгызга нинди генә бурычлар куймасын, үз-үзегезгә ышанычны югалтмыйча, аларны лаеклы хәл итегез. Безнең бәйрәмдә стипендиатлар, безнең бик яхшы укучы студентларыбыз да катнаша. Алар әле чыгарылыш студентлары булмасалар да, бүгенге тантананың сәбәпчеләре, без алар белән горурланабыз, – диде Илшат Ринат улы.

Булачак белгечләр Денис Войтенко, Юлия Кандалина, Карина Төхвәтуллина – II һәм III курс студентлары. Бу юлы гыйльми совет Морозов стипендиясенә аларның кандидатурасын тәкъдим итте. Исегезгә төшерәбез, узган семестр тәмамлангач, шулай ук иң яхшы өч студент билгеләнгән иде. РФ Дәүләт Думасы депутаты һәр очрашуда университет диварларының аның өчен якын булуын кабатлый.

Информатика һәм исәпләү техникасы юнәлеше буенча белем алучы II курс студенты Денис Войтенко җәйге каникулларда сәяхәт итәргә хыялланган. Әгәр элегрәк ул хыялының тормышка ашуына шикләнгән булса, хәзер планнарын гамәлгә ашыра алачагын төгәл белә.

– Ике курс дәвамында мин бөтен семестрларны да бишлегә генә яптым. Әмма исемле стипендиягә ия булырмын дип көтмәгән идем. Дипломнар тапшыру тантанасына чакыру алгач, мин гаҗәпләндем, чөнки чыгарылыш студенты түгелмен. Аннары, чарага бер көн кала сәбәпне белгәч, күңелле булды, бигрәк тә әти-әниемә, – дип кичерешләре белән уртаклаша Денис.

Прибор төзү юнәлешендә белем алучы III курс студенты Юлия Кандалина фикеренчә, мондый стипендияләр студентларга күбрәк мөмкинлекләр бирәләр һәм калган студентларны да яңа үрләр яулауга илһамландыралар.

Булачак икътисадчы Карина Төхвәтуллина да ирешелгәннәрдә тукталып калырга җыенмый. Ул III курс студенты Юлия кебек үк, мондый бүләкләүне тагын да яхшырак укырга этәргеч дип саный.

– Бездә лаеклы студентлар күп, шуңа күрә үземнең иң яхшылар рәтендә булуымны белү көтмәгәндә булды, – ди Карина.

Чыгарылыш студентлары аларны алкышлар белән каршы алдылар, ә соңыннан яшь студентларга үгет-нәсыйхәтләрен җиткерделәр.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев