Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яхшырак булырга тырышалар

Яшьләр форумына студентлар, авыл, эшче яшьләр вәкилләре җыелдылар, кунаклар да шактый иде, алар арасында - Чистай муниципаль районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов, ТРның Дәүләт Советы депутаты В. Васильев, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министр урынбасары Андрей Кондратьев.

Безнең муниципаль районда 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләр халыкның гомуми саныннан 20 процент тәшкил итә. Яшьләр теләсә кайсы җәмгыятьне формалаштыруның төп чыганагы булып торалар. Һәм хаклы рәвештә билгеләп үтелгәнчә, районның уңышлы социаль-икътисадый үсеше күп очракта никадәр егетнең һәм кызның үзенең киләчәктәге перс­пективаларын аның белән бәйләвеннән, иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышта катнашу мөмкинлегеннән билгеләнәчәк. Шуңа күрә дәүләт яшьләр сәясәтенең өстенлекле юнәлешләре булып яшь гаиләгә ярдәм итү, торак проблемаларын хәл итү, социаль-тискәре күренешләрне булдырмау, иҗади потенциалны үстерү, яшьләр җәмәгать оешмаларының проектларын һәм программаларын хуплау, эшкә урнашу өчен тигез шартлар һәм мөмкинлекләр булдыру тора. Үсүнең һәр чираттагы этабында билгеле мөһим темалар барлыкка килә. Аларны хәл итәргә, чыгу юлларын эзләргә кирәк. Болар - эш белән бәйле проблемалар, гаиләдә үзара мөнәсәбәтләр, үз торагыңны сатып алу, ялны оештыру мәсьәләләре. Ә яшьләр бездә, Илдус Әхмәтҗанов билгеләп үткәнчә, акыллы, матур, талантлы, үз перспективаларын бәяли белүче, актив. Бу турыда, сүз уңаенда, яшь чистайлыларның күп кенә дәрәҗәле спорт ярышларында, иҗат форумнарында, фәнни-гамәли конференцияләрдә, олимпиадаларда катнашулары һәм җиңүләре, грант ярдәменә лаек булган проектларны гамәлгә ашырулары раслый. Форум делегатлары өчен спорт волонтерлары сыйфатында үзләрен сынап карау тәкъдиме дә җәлеп итәрлек, аны 2013 елгы Универсиаданың башкарма дирекциясенең генераль директоры урынбасары Азат Кадыйров һәм аның мөлаем ярдәмчеләре җиткерделәр. Әлеге спорт форумы колачы буенча Олимпия уеннарыннан ким түгел. Бары тик катнашучыларның яшен чикләү буенча гына. Бөтендөнья студентлар уеннары вакытында 20 меңнән артыграк волонтер җәлеп ителәчәк. Казанда үзләрен иң оста күрсәтә алучылар эшне инде Сочида, Олимпиада көннәрендә дәвам итү мөмкинлегенә ия булачаклар. ТР студентлар лигасының вице-президенты Анна Минеева булачак студентлар конгрессы турында сөйләде. ТР Дәүләт Советының мәдәният, мәгариф, фән һәм социаль мәсьәләләр буенча комитеты рәисе урынбасары Анастасия Исаева Яшьләр җәмәгать палатасы эшчәнлеген тәкъдим итү белән чыкты. Ә чистайлылар үз чиратында шәһәр студентлар советы, Форпост хәрәкәте эше турында сөйләделәр, форум кунакларына сораулар бирделәр. Яшь кешеләр инициатива, эшлеклелек күрсәткәндә, кыю идеяләрне алга сөргәндә һәм аларны тормышка ашырырга әзер булганда аеруча күңелле. Очрашуның шигаре итеп түбәндәге сүзләрнең сайлануы очраклы түгел: "Яшьләрнең уңышы аларның яхшырак булу омтылышына бәйле".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев