Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яхшыларның яхшылары бүләкләр алдылар

25 гыйнварда, Татьяна көнендә, Чистай югары һәм урта уку йортлары студентлары «Ел студенты - 2017» конкурсына йомгак ясау өчен Яшьләр үзәгенә тантанага җыелдылар.

Махсус алар өчен студентлар йолдызлыгы­ның иң яхшы планеталарын эзләп, галәмгә сәхнәләштерелгән сәяхәт оештырылды. Кечкенә принц белән бергә кичә кунаклары яңа җирләргә төштеләр, анда иң талантлы малайларны һәм кызларны бүләкләделәр.
Бәйрәм укуда, сәнгатьтә һәм спортта югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов стипендиясенә номинантларны сәламләүдән башланды.
Чибәр, ачык, максатчан кызлар һәм егетләр бер-бер артлы сәхнәгә чыгып, Дмитрий Алексеевичтан котлаулар кабул иттеләр.
- Сез - безнең креатив яшьләребез, безнең киләчәгебез. «Ел студенты» конкурсы - сезнең эшегез, сезнең зур тырышлыгыгыз. Ел йомгаклары буенча Чистай районы яшьләр сәясәте тармагында бары Казаннан гына калышып, муниципаль берәмлекләр рейтингында икенче урынны алды. Без сезгә зур өметләр баглыйбыз, - дип мөрәҗәгать итте студентларга Дмитрий Иванов. - Студент еллары - иң күңелле, матур вакыт.
Алдан сайлап алу туры үткән 60 катнашучыга 19 номинациядә бүләкләр тапшырылды. Һәркемне лаеклы бүләк көтте.
Шулай, «Ел интеллекты» номинациясендә КАИ-КНИТУ студенты Евгений Вәлиев җиңүче булды. «Иң яхшы ел спортчысы» дип Казан инновацион университетыннан Павел Кириллов танылды. КАИ-КНИТУның Чистай филиалыннан Александр Карпов «Ел иреклесе» булды. Шулай ук шушы институттан Александр Щевелев «Ел уйлап табучысы» номинациясендә һәм Дмитрий Казаков «Ел патриоты» номинациясендә билгеләп үтелделәр. Чис­тай авыл хуҗалыгы техникумыннан Айнур Нуриманов «Ел старостасы» номинациясендә уңышка иреште. «Ел җәмәгатьчесе» номинациясендә Казан инновацион университетыннан Гөлназ Гатауллина җиңде. «Иҗади шәхес» номинациясендә берьюлы өч студент - авыл хуҗалыгы техникумыннан Карина Мәгъдиева, Казан инновацион университетыннан Володя Мкртчян һәм КАИ-КНИТУның «Восток» Чистай филиалыннан Булат Габитов җиңүче булды.
Иң яхшы студентлар коллективлары да атап үтелде. Шулай, «Иң яхшы студентлар фәнни җәмгыяте» номинациясендә КАИ-КНИТУның «Восток» Чис­тай филиалы фәнни җәмгыяте җиңүче булды. «Иң яхшы студентлар куркынычсызлык хезмәте» дип авыл хуҗалыгы техникумының «Барс» хезмәте танылды. «Иң яхшы студентлар спорт командасы» номинациясен берьюлы ике белем бирү учреждениесе - авыл хуҗалыгы техникумы һәм күп профильле көллиятнең өстәл теннисы буенча кызлар җыелма командасы бүлеште. «Иң яхшы студентлар хезмәт отряды» һәм «Иң яхшы студентлар массакүләм мәгълүмат чарасы» номинацияләрендә дә көллият җиңде. «Иң яхшы волонтерлар отряды» номинациясендә медицина училищесының «Шәфкать» волонтерлар берләшмәсе иң яхшы дип танылды. «Иң яхшы студентлар советы» һәм «Иң яхшы студентлар иҗат коллективы» номинацияләрендә Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Чистай филиалы җиңде. «Иң яхшы шаяннар һәм тапкырлар клубы командасы» итеп «8 Марата» командасы табылды, анда бары бер яшь кеше генә катнаша.
Чараның кульминация ноктасы иң дулкынландыргыч мизгел булды. «Ел студенты - 2017» исеменә кем лаек булыр? Биш сөйкемле номинант кыз нәтиҗә яңгыратуларын зарыгып көтеп торды. Катнашучылар да, укытучылар да, җанатарлар да дулкынланды. Җиңүченең исемен тантаналы рәвештә яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Ольга Купцова игълан итте. Конкурсның гран-приена Казан инновацион университеты студенткасы Алена Мохова ия булды (рәсемдә). Кыз өчен җиңү көтелмәгән күңелле хәбәр була, чөнки бу номинациягә берничә студент дәгъва итә.
Кичәнең тантаналы өлешен студентлар коллективының дәртле чыгышлары алыштырды. Яшьләр үзәгендә әле озак вакыт музыка һәм яшь талантларның яңгыравык тавышлары тынмыйча торды. Бу бәйрәм бары алар өчен генә! Алда егетләрне һәм кызларны әле бик күп эшләр, уку һәм иҗади чаралар көтә, димәк, киләсе елда алар кабат бер сәхнәдә очрашачаклар һәм иң яхшы студентлар исеме өчен көрәшәчәкләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай