Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңартылган Мәдәният йорты үз ишекләрен ачты

Кубас авылында капиталь ремонттан соң Мәдәният йортын ачу тантанасы булды. Хәзер авыл халкы сәнгатькә якынаеп, яңартылган бинада ял итә һәм буш вакытын уздыра ала.

Бу мөһим вакыйгага авыл халкы гына түгел, мөхтәрәм кунаклар – муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова, мәдәният бүлеге начальнигы Наталья Ларионова да килде.

Бу вакыйганы авыл халкы күптән көтте. Һәм менә, ниһаять, яңартылган Мәдәният йорты үз ишекләрен ачты.

– Халык җыеннарында клуб бинасын яңарту яки яңаны төзү мәсьәләсе күп тапкырлар күтәрелде. Ремонт яхшы башкарылган дип саныйм, моның өчен төзүчеләргә рәхмәт белдерәсем килә. Бина, чыннан да, тузган хәлдә иде. Ремонт эшләрен башкарганда билгеле авырлыклар килеп чыкты, аларны хәл итәргә туры килде, – диде Дмитрий Алексеевич. – Мәдәният йортының үз билгеләнеше буенча эшләвен, авыл халкы бирегә килеп, күңел биреп ял итә, яхшы кәеф ала, ә яшь буынның монда үз кызыксынуларына карап шөгыль таба алуларын телим.

Кубас авылында биш йөздән артык кеше яши. Авыл халкы күп еллар начар хәлдә булган клубта капиталь ремонт ясалуын түземсезлек белән көтте. Бина 1984 елда файдалануга тапшырылган һәм шуннан бирле яңартылмаган. Өлкәннәр аның белән бәйле булган күңелле һәм мөһим вакыйгаларны яхшы хәтерли. Бу хакта Кубас авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Тамара Кузина да сөйләде.

– Безнең Мәдәният йортына – 35 ел. Шушы вакыт эчендә ул авыл халкы бердәм компания белән җыелган, ял иткән, иҗат белән ләззәтләнгән урынга әверелде. Бу вакыт эчендә биредә нинди генә чаралар үткәрелмәде! Без юбилярларны олыладык, туйлар, «Огонек»лар уздырдык, КВН, «Могҗизалар кыры» һәм башка бик күп уеннар уйнадык, – дип билгеләп үтте Тамара Ивановна. – Янәшәдә генә балалар бакчасы, мәктәп урнашкан, шуңа күрә Мәдәният йорты яшьләрне җәлеп итү урынына әверелер дип ышанасы килә.

– Шундый матур бүләк өчен районыбыз, республика җитәкчелегенә зур рәхмәт әйтәсе килә. Хәзер барысы да авыл халкыннан тора. Без яңартылган клубны сакларга, салынган күркәм горефгадәтләрне арттырырга, үткәрелә торган чараларда актив катнашырга тиешбез, – дип ассызыклады Кубас авыл җирлеге башлыгы Наталья Логинова. Бүген яңартылган мәдәният учагы – уңайлы, матур, якты бина. Бинаны, бүлмәләрне, китапханәне, музейны караган хөрмәтле кунаклар да моңа инандылар.

Хәзер җирле халык кабат мәдәни чаралар үткәрә алачак. Авыл иҗат коллективларының беренче чыгышы мәдәният учагын ачу көненә туры килде.

Концерт программасын 1985 елда, клуб ачылганнан соң ук диярлек оешкан танылган «Камушка» халык ансамбле башлап җибәрде. Шушы вакыт эчендә ансамбль безнең районда гына түгел, аннан читтә дә киң популярлык казанды.

 – Бөтен җирдә «Камушка»ны шатланып каршы алалар, рәхмәт әйтеп озаталар. 1992 елдан бирле коллектив ел саен үткәрелә торган «Каравон» рус җыры бәйрәмендә уңышлы чыгыш ясый, – дип тәкъдим итте иҗат коллективын Кубас авыл җирлеге башлыгы.

Залда ансамбльнең моңлы тавышлы катнашучылары башкаруында борынгы рус җырлары яңгырады. Сүз уңаеннан, яңартылган мәдәният учагын карарга Кубаста яшәүчеләр шактый җыелды. Күпләр гаиләләре белән килгәннәр, чөнки клуб һәрвакыт авылда мәдәни тормыш үзәге булды һәм шулай булып кала да.

– Клубта капиталь ремонт башлануы турында хәбәр килгәч, без әйтеп бетергесез шатлык кичердек. Бу кешеләр җыелырга тиешле урын. Биредә алар авыр эш көннәреннән соң ял итеп, яхшы кәеф алачаклар. Мәдәният йорты хезмәткәрләренең төрле чараларны менә дигән итеп оештыруларына карамастан, караңгы диварлар, салкын бина  бәйрәм атмосферасын тулысынча тоярга мөмкинлек бирми иде. Ә хәзер барысы да үзгәрде, биредә уңайлы, якты һәм җылы. Хәзер без һәм балаларыбыз бирегә бик теләп киләчәкбез. Клубта тормыш элеккегедән дә күбрәк гөрләр дип уйлыйм, – дип уртаклаша авылда яшәүче.

Яңартылган Мәдәният йорты бинасы кунакларны кабул итәргә, ә клуб хезмәткәрләре аларга бәйрәм кәефе бүләк итәргә һәрвакыт әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев