Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа үзәк «Дар» елына 800дән артык кеше кабул итәчәк

9 сентябрьдә эш сәфәре белән Чистайга ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде.

Ул «ДАР- дарим ангелам радость» тернәкләндерү үзәген ачуда катнашты.

Ачу тантанасында Чистай муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов, үзәк директоры Гадел Заһретдинов, биредә тернәкләндерү курслары үтәчәк балалар, аларның әти-әниләре һәм башка мактау лы кунаклар катнашты.

Сәламәтлек мөмкинлекләре ләре чикләнгән балалар өчен «ДАР» үзәге Татарстан Рес публикасы хезмәт, мәшгулек һәм социаль яклау министрлыгының һәм «Балаларда көч» хәйрия фондының уртак тырышлыгы белән ачылды. Үзәк социаль-медицина, социаль-педагогика һәм психологик комплекс хезмәтләре күрсәтәчәк.

– Тернәкләндерү үзәге ачылу – зур вакыйга. Чөнки балаларда авыруны иртәрәк ачыклау һәм аны вакытында дәвалау, тернәкләндерү бик мөһим. Әлеге үзәкне нәкъ менә безнең территориядә ачканнары өчен Гадел Линнар улына рәхмәт әйтәсе килә. Без үзебез исә балаларыбыз тиешле дәваны алсыннар, үзәк өзлекләрсез эшләсен өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез, – диде Дмитрий Иванов.

– Тернәкләндерү үзәге бик кирәк. Әлеге әһәмиятле объект ачылу белән балаларны һәм аларның әти-әниләрен ихластан тәбрик итәм. Биредә тернәкләнү курслары үткән балаларның, билгеле, терелүгә өметләре тагын да артачак. Барлык балалар да сау-сәламәт булсыннар! – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Чистай районында барлыгы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 200 бала яши. Элек ата-аналарга тернәкләндерү курслары үткәрү өчен балаларны башка шәһәргә алып барырга, үз хисапларына фатир алып торырга туры килә иде. Яңа тернәкләндерү үзәге ачылгач, бу проблема хәл ителәчәк. Безнең районнан һәм республикабызның башка районнарыннан биредә 18 яшькә кадәрле инвалид балалар комплекслы тернәкләндерү курслары үтәчәк. Үзәк директоры Гадел Заһретдинов ремонт эшләрендә хәйрия ярдәме күрсәтүче предприятие җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Яңартылган иркен бина да сәламәтлек мөмкин лек ләре чикләнгән балалар га җайлаштырылган ин но ва цион тернәкләндерү җиһаз лары һәм мебель белән кабинетлар, кирәкле тренажерлар белән баетылган иҗат һәм ял зонасы, тикшеренү, ЛФК, сенсор бүлмәсе бар.

– Сезнең үзәктә неврология авырулары, ДЦП, аутизм, Даун синдромы белән авыраучылар, гиперактив балалар тернәкләнү курслары үтәчәк. Биредә инвалидлар гына түгел, дәвалаучы табиб юлламасы белән килгән дүрт яшькә кадәрге балалар да бушлай тернәкләнү курслары үтәчәк, – дип билгеләп үтте үзәк директоры Гадел Заһретдинов. – Иң эле невролог, педиатр тикшерү үткәрәчәкләр, баш миенә энцефалограмма ясаячаклар, тернәкләнү курслары билгеләячәкләр. Тернәкләнү курсларына массаж, дәвалау һәм адаптив физкультура, логопед, дефектолог, психолог хезмәтләре керә.

Барлыгы 427 квадрат метр мәйданы булган үзәк бинасында бер курс өчен бер вакытта 72 бала тернәкләнү үтәчәк. Ел саен елына 800 кешене үз эченә алган 12 комплекслы тернәкләнү программалары үткәрү планлаштырыла. Учреждение эшендә 20 кеше катнаша.

Республикада яшәүчеләргә тернәкләнү курслары үтү өчен яшәү урыны буенча социаль яклау бүлегенә яисә турыдан туры «ДАР» тернәкләндерү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә һәм бушлай социаль-тернәкләнү хезмәтләре алуга гариза бирергә кирәк.

Аннары Фәрит Мөхәм мәтшин 2013 елда «Ямашнефть» НГДУсының финанс ярдәмендә төзелгән «Умиление» скверында булды. Биредә аны «Троицкнефть» директорлар советы рәисе Виктор Смыков каршы алды.

Быел скверда ротондлар ремонтланды, эскәмияләр, көч тренажерлары, җәяүлеләр юллары тәртипкә китерелде, гранит таш монтажланды,газон һәм чәчәкләр утыртылды.

Татарстан парламенты җитәкчесе ассызыклап үткәнчә, республика шәһәрләре һәм районнары елдан-ел үзгәрә, җәмәгать киңлекләре, ишегалды территорияләре тәртипкә китерелә. Әлеге юнәлештә яхшы ярдәм булып милли проектлар һәм республика программалары хезмәт итә.

«Восток» фәнни- техник үзәгендә Фәрит Мөхәммәтшин коллектив белән очрашты, предприятие эше белән танышты.

«Восток» фәнни-техник үзәге сәгать системалары, төгәл механика җиһазлары, датчик лар, хисап приборлары, төрле билгеләнештәге электр техникасы һәм радиоэлектроника уйлап чыгара, җитештерә һәм сата. Узган ел өчен предприятие 466 миллион сумга продукция сатты, ә агымдагы елның 7 ае өчен 137 миллион сумлык.

Предприятие җитәкчесе Андрей Доронин парламент башлыгына яңа проект турында сөйләде. Ул «Восток» фәнни-техник үзәгенең импорт алмашу системасында «Ансат» вертолетын җылыту системасын эшләү буенча шөгыльләнүен билгеләп үтте.

– Без авыр 90нчы елларны яхшы беләбез. Ул вакытта бар Советлар Союзына танылган Чистай сәгать заводы төрле кече производстволарга таркалырга, мөстәкыйльлек алырга мәҗбүр булды.

Без бүген шушы шартларда кечкенә производство белән дә актив хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирүче практика, тәҗрибә тупланганын күрәбез. Менә бүген без шуларның берсендә катнаштык. Бу технологик предприя тие. Казан авиация институтында әзерләнүче кадрлар биредә катлаулы мәсьәләләрне хәл итәләр, -дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Чистайның республика икътисады үсешенә зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

– Чистай районы күп күрсәткечләр буенча алдынгы булып тора, сәнәгать, авыл хуҗалыгы актив үсә. Урып-җыю кампаниясен дә яхшы күрсәткечләр белән төгәлләделәр. Шәһәрдә яшьләр поселогы, стадион, спорт заллары барлыкка килде. Барыгызга да уңышлар телим, – диде Фәрит Хәйрулла улы.

Гүзәл Гомәрова

Гөлгенә Сафиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев