Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа йортта һәркемнең үз почмагы бар

Ике ел элек Злыдниннар гаиләсе, тузган һәм аварияле торактан күчерү программасында катнашып, иске йорттан заманча фатирга күчеп, өй туен бәйрәм иткән. 

Соңгы елларда, Казан ягыннан безнең шәһәргә кергәндә, меңләгән Чистай гаиләсе яши торган яңа мик рорайон үсүе күзгә ташлана.

 Алар төрле программалар ярдәмендә заманча йортларда төзекләндерелгән фатирларга ия булдылар. Күбесе, Злыдниннар гаиләсе кебек, тузган һәм авария хәлендәге йортлардан күченгән.

 Динара Мансуровна балалары белән бергә яңа торакка 2017 елның декабрендә күченә. Хәзер алар Энгельс урамындагы биш катлы йортта яшиләр. Моңа кадәр гаилә Тукай урамында өлешчә уңайлыклары булган иске йортның ярымподвалында урнашкан фатирда яшәгән. Анда 20 ел гомер иткәннәр.

 – Безнең бирегә күчкәнебезгә ике ел үтте, мин әлегә кадәр бу вакыйгага сөенеп туя алмыйм, – ди хуҗабикә, яңа фатирны күрсәтеп. – Әйе, ул зур түгел, 49 квадрат метр гына, әмма шундый якты, җылы, ә иң мөһиме – уңайлыклары бар. Миңа да, инде үсеп җиткән балаларыма да урын бар, кунаклар килсә, аларга да җитәрлек.

 Чыннан да, фатир бүлмәләре иркен.

 – Лоджиягә кул җитмәде әле, якындагы планнарда – аны төзекләндерү, чәй эчәргә, китап лар укырга, музыка тыңларга уңайлы булсын өчен кечкенә өстәл, утыргыч кую. Карагыз әле, тәрәзәдән нинди күренеш ачыла: урман да күренә, ерактарак Чулман да, искиткеч матурлык! – ди Динара Злыднина.

 Бу гаиләнең иң яраткан урыны – аш бүлмәсе, анда алар еш кына бергә җыелалар. Нәкъ менә биредә безнең сөйләшүебез дәвам итте, аңа балалары Тимур һәм Камилә дә кушылды.

 – Ә сезгә яңа фатирда яшәү ошыймы? – дип кызыксынам алардан.

 – Миңа биредә ошый, һәркемнең үз почмагы бар. Хәзер барысы да яңача. Балачак узган урыннарны бераз сагынабыз, әмма калганнарыннан канәгать. Минем монда дусларым барлыкка килде, балачак дуслары белән дә аралашам. 1нче мәктәпкә, ә мин 11нче сыйныфта укыйм, автобус белән барам, тукталышның янәшәдә булуы яхшы. Бу микрорайонда барысы да якын урнашкан, – дип сөйли Камилә. Тимур да сеңелесе белән тулысынча килешә.

 Йортның урнашу урыны Динара Мансуровнага да бик ошый. Янәшәдә генә кибетләр, спорт комплексы, чаңгы базасы, стадион да ерак түгел. Йокы бүлмәсе тәрәзәләре ишегалдына чыга, ә бераз ерактарак балалар бакчасы урнашкан.

 – Тәрәзәне ачып җибәргәч, аннан сабыйларның яңгыравыклы тавышлары ишетелә. Ишегалдында да, мәйданчыкта да балаларның күп булуына күңел сөенә, чөнки тирә-юньдәге барлык йортлар да яңа, аларда яшь гаиләләр дә яши. Әлеге йортларны салучыларга, күп балалы гаиләләрне, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрне, ятим балаларны торак белән тәэмин итүчеләргә – Татарстан Президенты һәм Хөкүмәтенә, республиканың Дәүләт торак фондына һәм район җитәкчелегенә рәхмәт. Чис тайда дәүләт торак фондын тәкъдим иткән Лилия Гафуровага аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Аның янына күпме тапкыр килсәм дә, һәрвакыт тыңлый, аңлата, ярдәм итә, – ди Динара Злыднина.

 Сүз уңаенда, күп фатирлы йортлар торгызуда инвестор-төзүче булган Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды быел 25 еллыгын билгеләп үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев