Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа өйләрдә балаларның шат авазлары ишетеләчәк

Татарстанда 22меңгә якын күп балалы гаилә бушлай җир участогы алырга мөмкин.

Алар арасыннан 10 меңгә якыны җир участогы алырга гариза тапшырганнар инде.Бүгенге көндә күп балалы гаиләләргә җир учас­токлары бирер өчен кирәкле ике норматив: федераль, шулай ук республика базалары бар, шуңа күрә бернинди киртәләр юк. 2011 елның июнендә РФ ның Җир кодексына кирәкле үзгәрешләр кертелде, 2011 елның ноябрендә Татарстанда күп балалы гаиләләргә бушлай җир участогы бирүне күз алдында тоткан "ТР Җир кодексына үзгәрешләр кертү" турындагы закон кабул ителде. Моннан тыш, ТР Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы боерыгы әзерләнде, гаризалар формасы расланды, ТР Министрлар Кабинетының кирәкле карары кабул ителде. Гомумән, республика буенча күп балалы гаиләләрне җир участоклары белән тәэмин итү өчен 3300 гектар мәйдан кирәк. Гаризаны тутыру, җир участогы алу өчен кирәкле документлар турындагы мәгьлүмат ТР Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы сайтында урнаштырылган, мәгьлүмат даими яңартыла. Җир участогы алыр өчен гаризаны язма, шулай ук электрон төрдә бирергә мөмкин. Мәйданы 0,06 гектардан алып 0,2 гектарга кадәрге җир участогын бушлай индивидуаль йорт төзү, шәхси ярдәмче хуҗалык төзү, бакчачылык өчен бирү каралган. Күп балалы гаилә җир алу һәм максатчан файдалану хокукын үзләре сайлаган бер төре өчен һәм бары бер генә тапкыр куллана ала.ТР Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгына кергән гаризаларның 90 проценты индивидуаль йорт төзү, 8,6 проценты - шәхси ярдәмчел хуҗалык төзү өчен(нигездә, авыл районнарында) рәсмиләштерелгән. Закон буенча җир участогы гариза тапшырганнан соң бер ел дәвамында бирелергә тиеш. Гражданин җир сайлап алуны өч тапкыр кире какса яисә җир сайлап алу процедурасына өч тапкыр килмәсә, ул исемлекләрдән чыгарыла. Гражданин исемлектән чыгарылса да, аның бушлай җир участогы алу турындагы гариза белән җирле үзидарә органына мөрәҗәгать итү хокукы саклана. Чистай районында җир участоклары алу өчен 400дән артык гариза теркәлгән, 10 участок бүлеп бирелгән. Күп балалы гаиләләр җир алачак ике территориядә билгеләнгән инде. Башта межалау уздырылачак, аннан соң участокларны кадастр исәбенә бастырачаклар. Аннан соң булдырылган участокларга коммуникацияләр: газ, электр энергиясе, су үткәрәчәкләр. Йорт төзисе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев