Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа ял паркы һәркем өчен ачык булачак

Шәһәрдә җәмәгать киңлекләрен үстерүгә аерым игътибар бирелә.

Ачык һавада яңа объектлар барлыкка килә, булганнары үзгәртеп төзекләндерелә. Парк лар, бакчалар, бульварлар – барысы да чистайлылар һәм шәһәр кунаклары вакытны саф һавада күңелле үткәрә алсын өчен эшләнә.

Тиздән үзәк «Татнефть-Олимп» стадионы шәһәрлеләр алдына яңартылган кыяфәттә килеп басачак. Аның террито риясендә төзелеш эшләре тулы куәтенә бара. Әлбәттә, барлык мәйданында түгел, трибуналар һәм башка корылмалар булган футбол кыры, универсаль спорт мәйданчыгы кала. Аның тирәсендә булган бар нәрсә төзекләндерелә. Биредә спорт ял паркы барлыкка киләчәк.

– Стадион Татарстан Рес пуб ликасында җәмәгать киң лекләрен үстерү программасы буенча төзекләндерелә. Проект өстендә берничә ай «Хэдс Групп» компаниясе архитекторлары командасы эшләде. Аны эшләгәндә фикер алышулар барышында әйтелгән чистайлыларның фикерләре исәпкә алынды, – ди башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Павел Емельянов.

Стадионны нинди итеп күрергә теләүләрен төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләре белдерделәр. Мәсәлән, яшьләрнең монда скейт-парк күрәселәре килә. Телиләр, димәк, булачак. Хәзерге вакытта аны төзү эшләре бара. Аның янәшәсендә канат юлы ясалачак. Стадион периметры буенча яктыртылган велоюл узачак, аның бер өлешенә асфальт салынган инде. Яңа ял паркында күп кенә эскәмияләр барлыкка киләчәк, аларны велоюл буенда урнаштырачаклар. Сүз уңаенда, аны шөгыльләнү өчен Скандинавия йөрешен яратучылар да куллана ала. Шуларның берсе белән мин стадионнан чыгу юлында очраклы очраштым. Татьяна Михайловна иртәнге йөрештән соң өенә кайта иде.

– Скандинавия йөреше белән берничә ел мавыгам, элек без дусларым белән стадионда еш шөгыльләнә идек. Хәзер анда озын асфальт юл ясауларын ишеттем, аның ачылуын түземсезлек белән көтәм, аның буенча йөреячәкбез, – дип сөйли пенсионер хатын-кыз.

Яңа паркта спорт белән шөгыльләнү өчен мәйданчык лардан кала сәхнә, таганнар, балалар мәйданчыклары, кечкенә кафе да барлыкка киләчәк. Барысы да яшеллеккә күмеләчәк. Участокның күп өлешендә газон чирәме утыртканнар, көн саен аңа су сибәләр.

Стадион территориясендә урнашкан «Олимп» спорт мәктәбе бинасы да ныклап төзекләндерелә. Тиздән бирегә йөрүчеләр уңайлы, төзекләндерелгән залларда шөгыльләнә алачак. Биредә душ бүлмәсе булган санузел барлыкка киләчәк – барысы да кагыйдәләр таләп иткәнчә эшләнә.

Шунысы кызык, балалар яраткан спорт мәктәбен танырлармы? Чөнки ул, стадион территориясе кебек үк, тыштан да, эчтән дә сизелерлек үзгәрешләр кичерә.

Боларның барысын да вакыт күрсәтер, эшләрне август уртасына тәмамлау планлаштырыла һәм без исә яңа парк ачылуын көтәбез.

Белешмә

Үзәк стадион 1975 елда ачыла. Күп еллар дәвамында анда футбол матч лары, шәһәр бәйрәмнәре үткәрелде. 2015 елда ТР Дәүләт Советы депутаты Виктор Смыков инициативасы белән «Татнефть» акчасына заманча таләпләргә җавап бирүче яңа стадион төзелеше башланды. Капиталь төзекләндерелгән спорт объектын ачу 2016 елның августында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Стадионның исеме – «Татнефть-Олимп» – Чистай яшьләренең социологик сораштыру нәтиҗәләре буенча сайлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев