Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа уңыш булырмы-юкмы?

Районда урып-җыю кампаниясе көчәя бара.

Быел Татарстанда җәй артык коры булды. Республиканың кайбер районнарында апрель уртасыннан алып бүгенге көнгә кадәр 30 миллиметрдан кимрәк яңгыр яуган, ә һава температурасы 30 градустан һәм аннан да югарырак тора. Вәзгыять коры җил кебек куркыныч күренеш белән катлаулана.

Болар барысы да, әлбәттә, уңышның сыйфатына һәм күләменә тискәре йогынты ясый. Күп кенә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре уңышның күп өлеше юкка чыккан 2010 елның кабатлануыннан курка. Республикада эсселек һәм корылык аркасында 42 районда гадәттән тыш хәл режимы кертелгән.

Чистай районында урып-җыю буенча вәзгыять нинди, көзге һәм язгы культураларга һава шартлары ничек тәэсир иткән һәм район игенчеләре нинди уңыш көтә? Бу хакта безнең материалда укыгыз.

Басуларга иртәрәк чыктылар

Вәзгыять башка районнардагы кебек үк кискен түгел.

Район игенчеләренә быел барлыгы 52,5 мең гектарда бөртеклеләрне җыеп аласы бар. Шуның 16 мең гектары – көзге, 37 мең гектары –сабан культуралары. Техник культуралар 24 мең гектар мәйданны били. Урып-җыю кампаниясенә йөздән артык комбайн җәлеп ителгән.

– Эссе һава торышы аркасында, быел игеннәрнең өлгерүе тизрәк бара һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә, фермерлар да быел урып-җыюга гадәттәгедән иртәрәк керештеләр, – дип сөйли Чистай районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский. – Күптән түгел безнең район да гадәттән тыш хәл режимы кертелгән районнар исемлегенә кертелде. Бу чара үз культураларын иминләштергән хуҗалыкларга түләүләр алырга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, Авыл хуҗалыгы министрлыгында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итүнең башка чаралары да эшләнә. Аерым алганда, игенчеләрнең кредитларын чигерү мәсьәләләре карала. Әмма ахыргача карар әлегә кабул ителмәгән.

Артык эсселекнең уңыш сыйфатына йогынтысы турында сөйләгәндә, Александр Ромадановский Чистай районында вәзгыятьнең, республиканың кайбер районнарындагы кебек, кискен булмавын билгеләп үтте.

– Һава шартлары катлаулы булуга карамастан, безнең районда хәл тотрыклырак. Явым-төшемнәргә килгәндә, бүгенге көндә бездә апрель уртасыннан 100 миллиметрдан артык явым-төшем яуды, күпьеллык уртача күрсәткечләр – 110 миллиметр тәшкил итә. Явым-төшемнәр еш кына локаль характерда булса да (кайдадыр күбрәк, кайдадыр азрак), барыбер барлык хуҗалыкларны да диярлек колачлады.

Бүгенге көндә мәйданнар ның 37 проценты җыеп алынган инде. Бу күрсәткечләргә көзге бодайның төп өлеше – 12 мең гектар, 2 мең гектарда борчак керә.

– Фермер хуҗалыкларында арпа җыюга керештеләр. Көзге бодай буенча уңыш 25 центнер тәшкил итә, быелгы ел өчен бу яхшы күрсәткеч. Барлык культураларның уртача уңышы һәр гектардан 21,4 центнер тәшкил итә. Әмма узган елгы күрсәткечләрне алсак, аерма сизелерлек. 2020 елда бу чорда уңыш һәр гектардан 36,8 центнер тәшкил иткән иде, – дип ассызыклый Александр Александрович.

Технологияне үтәгәндә уңыш яхшырак булачак

Урып-җыю кампаниясе әле көчәя генә баруына карамастан, эшләр яхшы темплар белән бара торган хуҗалыклар турында сөйләргә була инде.

– Урып-җыюга иң беренче ләрдән булып «Хузангай» хуҗалыгында керештеләр. Аларда бөртеклеләрнең 30 проценты җыеп алынган, 3 мең тоннадан артык ашлык суктырылган, уңыш һәр гектардан 20,8 центнер тәшкил итә. Уңыш буенча бездә «Чистай» агрофирмасы алда бара – һәр гектардан 29 центнер. Аларда мәйданнарның 23 проценты җыеп алынган, 6 мең тоннага якын ашлык суктырылган, хәзер көзге бодайны урып-җыю бара, – дип билгеләп үтә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе.

Аның сүзләренә караганда, һава шартлары, әлбәттә, игенчелектә хәлиткеч фактор булып тора, әмма моннан тыш ашламалар кертү, уңышны дөрес формалаштыру да мөһим роль уйный.

– Культурага ашлама күбрәк керткән саен, дымны азрак куллана. Бу нәкъ менә шундый катлаулы, коры елларда сизелә. Технологияне үтәсәң, ашлама кертсәң, уңыш югарырак булачак, – ди Александр Ромадановский.

Шул ук вакытта районда уҗым культураларын җыеп бетергән авыл хуҗалыгы оешма лары да бар. «Родник» хуҗалыгы шундыйлар рәтендә. Алар тиз арада көзге культураларны җыеп алдылар, арпаның өлгерүен көтәләр. «Волга-Селект» предприятиесендә 1600 гектардан көзге бодайны җыеп алганнар. Уңыш һәр гектардан 22 центнер тәшкил иткән.

«Закамье Агро» хуҗалы гында мәйданнарның 1570 гектары җыеп алынган, 3241 тонна ашлык суктырылган, бүгенге көндә уңыш һәр гектардан 20,6 центнер тәшкил итә. Борчак уңышы азрак булганлыктан, ә бу хуҗалыкта ул һәр гектардан 13 центнер тәшкил итә, гомуми уңыш күрсәткече түбәнрәк.

– Быел борчак буенча хәл бик яхшы түгел. Бу культура чәчәк аткан вакытта эссе һава торышы торды. Хәер, кайбер фермер хуҗалыкларында яхшы нәтиҗәләр дә бар. Мәсәлән, фермер Смольковның борчак уңышы һәр гектардан 20 центнер тәшкил итә, – дип билгеләп үтә әңгәмәдәшем.

– Һава шартларын исәпкә алып, республика игенчеләре уңышның сизелерлек кимүен фаразлый. Безнең районда нинди күрсәткечләр көтелә?

– Узган ел белән чагыштырганда, тулай уңышның 50 процентка кимүе көтелә. Узган елга продукция җитештерү индексы 63 процент дәрәҗәсендә булачак. 2020 елда тулай продукция күләме 2 миллиард 700 миллион сум булса, быел, якынча фаразлау буенча, ул 1 миллиард 700 миллион сум тәшкил итәчәк. Әмма бәя сәясәте буенча да сораулар бар, сатып алу бәясенең нинди булачагы әлегә аңлашылмый. Бу хакта сөйләргә әле иртәрәк. Бүгенге көндә, катлаулы вәзгыятькә карамастан, безнең район хуҗалыклары зыянга эшләячәк дип әйтеп булмый. Башка районнарда хәл тагын да начаррак: хуҗалыклар терлекләрне кышлату өчен азык әзерли алмыйлар һәм аларның кайберләре күрше төбәкләргә печән әзерләргә бара.

«Бер яхшы яңгыр җитмәде»

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы белән бергә без районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре басулары буйлап йөрдек. Әйтергә кирәк, без караган кайбер басулар сезонның уңышлы тәмамлануына өмет уята.

«Чистай» агрофирмасы басуларында шактый куе бодай башаклана. Ә кайбер урыннарда кукурузның биеклеге 2,5 метрга җитә. Әмма, хуҗалыкның баш агрономы ышандырганча, артык эсселек булмаса, уңыш мулрак булыр иде.

– Тагын бер тапкыр яхшы гына яңгыр явып үткән булса, уңыш югарырак булыр иде. Быелгы ел өчен уңыш әйбәт дип әйтергә була, азык та җитәрлек әзерләнде, – ди «Чистай» агрофирмасының баш агрономы Александр Родионов.

Мул уңышның сере һава шартларында гына түгел, ә грамоталы идарәдә, ди хуҗалык механизаторы.

– Мин авыл хуҗалыгында 2013 елдан бирле эшлим. Башта әти белән, аннары абый белән комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем. 2016 елда үзем комбайн штурвалы артына утырдым. Хезмәт стажым зур булмаса да, мин төрле авырлыклар белән төрле сезоннарны күрдем. Әмма белемле идарәче булса, барысын да башкарып була. Бөтен технологияне, агротехник срокларны үтәргә, ашламаларны вакытында һәм җитәрлек күләмдә кертергә, сыйфатлы орлык материалы сайларга кирәк. Ул чакта мул уңышка исәп тотарга мөмкин, – ди Таһир Габетдинов.

– Быелгы уңышның сыйфаты үсемлекчелекнең сроклары һәм техник таләпләренең ни дәрәҗәдә үтәлүе турында хөкем йөртергә мөмкинлек бирә. Кайда вакытында, ә кайда соңрак эшләнүе күренеп тора. Сроклар белән бераз соңга калган җирдә бөтенләй башка нәтиҗә. Яхшыга өметләнәбез, әмма алда әле шактый зур күләмле эш башкарасы бар, – ди Александр Ромадановский.

Саннар

Бүгенге көнгә (22 июльгә мәгълүматлар) 19550 гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарылган, бу планлаштырылган күләмнең 37 процентын тәшкил итә. 41916 тонна ашлык суктырылган, әлегә уртача уңыш һәр гектардан 21,4 центнер тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев