Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа урам исемнәре турындагы мәсьәлә хәл ителде

Муниципалитетта Чистай шәһәр Советының чираттагы утырышы булып узды. Киңәшмәне район башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

2019 елга һәм 2020-2021нче елларның планлы чорына Чистай шәһәре бюджетына үзгәрешләр кертү турындагы доклад белән финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова чыгыш ясады.

– Карар проекты буенча без үзгәрешне бары бер пункт буенча гына кертергә тәкъдим итәбез. Ул «Экспресс» предприятиесенә халыкның ташламалы категориясен бакчачылык җәмгыятьләренә ташламалы рәвештә ташыган өчен чыгымнарын моннан элек кабул ителгән Совет карары нигезендә компенсацияләүгә субсидияләр бирүгә кагыла, – дип мөрәҗәгать итте Наталья Анфиногентовна.

Депутатлар бюджетка бертавыштан үзгәреш кертте. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Ләйсән Кашапова физик затларны җир һәм милек салымыннан азат итү турында сөйләде.

– Безнең район террито риясендә шәхси эшмәкәр Юрий Стахеевның аккредитацияләнгән шәхси сәнәгать мәйданчыгы эшли. Бу мәйданчык безнең шәһәрне инвестицион яктан җәлеп итәрлек итә. Бүгенге көндә анда 11 резидент бар, яңа эш урыннары булдырылган. Без сәнәгать мәйданчыгы үсешенә ярдәм итүегезне һәм эшмәкәрне җир һәм физик затлар кеременә салымнарны түләүдән азат итүегезне сорыйбыз, – диде Ләйсән Кашапова.

Утырыш барышында шәһәрнең кайбер урамнарына исем бирү мәсьәләсе дә каралды. Шулай итеп, депутатлар төньяккөнбатыш районындагы яңа төзелә торган урамнарга  Советлар Союзы Герое Василий Сигов, Россия Федерациясе Герое Игорь Груднов, ТАССРның атказанган укытучысы, Чистай шәһәренең Мактаулы гражданины Нина Харитонова исемен бирү турында карар кабул иттеләр.

Архитектура бүлеге башлыгы Андрей Шумилов (рәсемдә) «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турындагы доклад белән чыгыш ясады.

Индивидуаль торак йортлар төзү зонасының чиге һәм Жуковский урамы, 16-в чикләрендәге территория үзгәртелә, мәгариф объектларын һәм фәнни комплексларны урнаштыру зонасына кертелә. Үзгәрешләр шулай ук рекреацион-ландшафт территорияләре зоналарына да кагылды. К.Маркс урамы, 92-ц чикләрендәге территория эшлекле, җәмәгать һәм коммерцияви билгеләнештәге зонага кертеләчәк.

Соңыннан Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтовны Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советының XIV съездында катнашу өчен делегат итеп җибәрү мәсьәләсе каралды. Утырышта катнашкан депутатлар аның кандидатурасын бертавыштан расладылар.        

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев