Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа уку елына террорчылыкка каршы әзерлек буенча фикер алыштылар

Хакимияттә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча террорчылыкка каршы комиссиянең бердәм утырышы булып узды, аны район башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

Беренче булып көн тәртибенә белем бирү учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге куелды. Бүгенге көндә Чистай районында 30 белем бирү үчреждениесе эшли, һәрберсендә уку елына әзерлек тикшерелде.


– Янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешенә, санитар нормаларга, террорчылыкка каршы иминлеккә, ремонт эшләренә һәм яңа уку елына әзерлек белән бәйле башка чараларга зур игътибар бирелде, – дип билгеләп үтте мәгариф идарәсе начальнигы Госман Нәбиуллин. – Тикшерү барышында кайбер белем бирү учреждениеләрендә бозулар ачыкланды, аларны оешма җитәкчеләре билгеләнгән срокта бетерергә тиешләр. Кайбер учреждениеләрдә янгынга каршы аерым чаралар үтәлмичә калган, аларны үтәү өчен билгеле финанс чаралар таләп ителә.
Госман Әнвәр улы хәзерге вакытта барлык белем бирү һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә борчулы сигнал төймәсе куелуын, шуларның 6сында видеокүзәтү булуын билгеләп үтте.


Белем бирү учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгы мәсь­әләсе буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлеге начальнигы Ренат Җамалетдинов чыгыш ясады.


– Ел саен Татарстан Рес­публикасында белем бирү учреждениеләрендә янгын чыга. Шулай, соңгы биш елда унбер янгын чыгу очрагы теркәлгән, аларның төп сәбәпләре – ут төртү һәм электр җиһазын файдалану кагыйдәләрен бозу, – дип билгеләп үтте Ренат Рәфкать улы.  – Бәхеткә, Чистай районында андый очраклар теркәлмәгән. Әйтергә кирәк, соңгы елларда район уку йортларында янгын куркынычсызлыгы торышы шактый яхшырды. Бу дәүләт янгын күзәтчелеге органнарының, шулай ук район һәм белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренең планлы һәм бердәм эше нәтиҗәсе.
Белем бирү учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерү барышында 77 учреждениенең 39ы бернинди дәгъваларсыз кабул ителде. Еш очрый торган бозулар – плафоннары салдырылган килеш яктырткычлардан файдалану, янгын сүндерүчеләрне чакырту өчен телефон номерлары язылган элмә такталарның булмавы.
– Белем бирү учреждениеләрен яңа уку елына әзерләү максатында агымдагы елның 14 августыннан 20 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениеләрендә балалар иминлеге айлыгы игълан ителде. Укучылар белән янгын куркынычсызлыгы темасына дәресләр, ата-аналар җыелышлары, янгын чыккан очракта нәрсә эшләргә кирәклеген аңлату буенча ачык дәресләр үткәрү каралган,  – дип өстәде Ренат Җамалетдинов.
Террорчылык актларын кисә­тү һәм бәйрәм чараларына әзерлек, аларны үткәрү чорында җәмәгатьчелек иминлеген көчәйтү буенча өстәмә чаралар турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге начальнигы Олег Денисов хәбәр итте.

– Балалар иминлеген тәэмин итү мәсьәләсе безнең барыбыз өчен дә өстенлекле бурыч булып тора. Шушы максатка ирешү өчен яңа уку елы алдыннан бүлек хезмәткәрләре тарафыннан гомуми белем бирү учреждениеләренең техник нык­лыгы, сигнализация һәм террорчылардан саклану чаралары белән җиһазланышы тикшерелде, эчке эшләр бүлеге җитәкчеләреннән шәһәр һәм районның һәр мәктәбе­нә җаваплы затлар беркетелде, белем бирү объектлары мөнәсәбәтендә җинаятьчел ниятләре булган затлар турында мәгълүмат алу буенча оператив-эзләү чаралары комплексы үткәрелә, – дип билгеләп үтте Олег Геннадьевич.  
Потенциаль куркыныч объект­ларның террорчыларга каршы сакланышы һәм инженер-техник ныклыгы турында Чистай аракы-шәраб заводының гадәттән тыш хәлләр буенча инженеры Андрей Платонов һәм “Чистай су каналы” предприятиесе директоры Илгиз Латыйпов хәбәр иттеләр.
Беренче яртыеллыкта террорчылыкны һәм экстремизмны кисәтү буенча эш йомгаклары турында Мөслим авыл җирлеге башлыгы Шәүкәт Мәссаров һәм Исләй авыл җирлеге башлыгы Виталий Чернышев чыгыш ясадылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай