Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа статус – сизелерлек уңышлар

Республиканың иң өлкән уку йортларының берсе, узган ел "Россиянең иң яхшы 100 махсус урта уку йорты" бөтенроссия конкурсында лауреат булган педагогия көллияте 95 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Тантаналы чара кысаларында ТРның урта һөнәри белем бирү йортлары укытучыларының "Педагогның осталыгы: проблемалар, эзләнүләр, табулар" төбәкара форумы булды. Анда катнашучылар уку йорты белән таныштылар, "Чистайның Х-ХV гасырдагы археологик һәйкәлләре", "Чорларны бәйләүче җеп", "Чис­тайда мәктәпкәчә белем бирүне үстерү" дигән музей экспозицияләре зур кызыксыну уятты. Педагогия көллиятенең нигезе шәһәребезгә эвакуацияләнгән Балтыйк буе укытучылар семинариясеннән башлана, аңа белем бирүнең, эстетик һәм әхлакый тәрбияләүнең югары стандартлары салынган. Төрле елларда ул халык мәгарифе институты, рус-татар педагогия техникумы, педагогия училищесы булган, ә 2008 елдан башлап уку йорты педагогия көллияте статусы алган. Шул мизгелдән үзенең данлы биографиясенең яңа сәхифәсен ачкан. Соңгы елда гына да студент Е. Сахарова ике конкурста - "Мин һәм психология дөньясы" дигән республика һәм "Перспектива" дигән инновацион фәнни- техник проектларның төбәкара конкурсында җиңүче булган, җитәкче О. Агишев. Студент О. Макарова "21 гасырда Россия җәмгыятен үстерү тенденцияләре" дигән бөтенроссия фәнни-практик конференциядә җиңеп, беренче дәрәҗә дипломга ия була, җитәкчесе Е. Жукова. ТРның урта махсус уку йортлары студентлары арасында тарих буенча республика олимпиадасында А. Галимова беренче урынны ала, җитәкче Ә. Хәкимова. "Иң яхшы сыйныф җитәкчесе" республика конкурсының "Иң яшь сыйныф җитәкчесе"дигән номинациядә укытучы Г. Зарипова җиңеп чыга.
Уку йортының узганы һәм хәзергесе белән танышу кунакларда уңай тәэсир уятты. Секция эшләре, мастер-класслар актив үтте, коллегаларының алдынгы технологияләре инновацион алымнары белән танышу мөмкинлеге бирде, аралашу хезмәттәшлек итү өчен нәтиҗәле булды. Форумның пленар утырышын педагогия көллияте директоры, филология фәннәре кандидаты Э. Гафиятуллина ачты. Катнашучыларга файдалы әңгәмә өчен рәхмәт белдереп, ул аудитория игътибарына "Профессионализмны булдырырга тиешле педагогик осталык" темасына аналитик чыгыш тәкъдим итте. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының күзәтчелек департаменты һәм белем бирү өлкәсендә контроль бүлеге начальнигы Л. Лисенкова булачак педагогларны әзерләүгә шәхси якын килү турында сөйләде. Ул шулай ук Э. Гафиятуллинага "Россиянең иң яхшы 100 урта махсус уку йорты" бөтенроссия конкурсы лауреаты дипломын, "РФ махсус урта уку йортларының иң яхшы директоры" дигән билге һәм таныклык тапшырды. И. Смирнова РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы­ның "Урта һөнәри белем бирүнең мактаулы хезмәткәре" дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Л. Губанова, Р. Гайнетдиновага РФ Мәгариф һәм фән министр­лыгының Мактау грамоталары, Г. Таҗетдиновага ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы­ның "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе тапшырылды. Ю. Поздеева, О. Агишев, Н. Румянцева, Н. Мартынова ТР Мәгриф һәм фән министрлыгы­ның Мактау грамоталары, З. Зад­нева ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы­ның Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Бу көнне бик күп җылы сүзләр, котлаулар һәм бүләкләр булды. "Чис­тай шәһәре" муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары М. Ксенофонтов коллектив турында җылы итеп сөйләде. Ул Г. Зариповага, Л. Хамматгалиевага, П. Еремеевага, Н. Ерашовага һәм Э. Газизовага башлыкның Мактау грамоталарын тапшырды, ә Энҗе Гафиятуллинаны югары казанышлары һәм туган көне белән тәбрик итте.
ТР профсоюзлар федерациясенең Мактау грамотасы көллиятнең профсоюз оешмасы рәисе Ә. Хәкимовага, ә ТР мәгариф һәм фән профсоюзларының рес­публика комитетының Рәхмәт хаты - уку йорты коллективына тапшырылды. Бәйрәм зур концерт программасы белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев