Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа хәтәр мавыгу яшүсмерләр өчен куркыныч тудыра

«Россия балалары-2019» чарасы һәм «Кайда үлем белән сәүдә итәләр, хәбәр ит» акциясе кысаларында полиция хезмәткәрләре наркотикларга каршы профилактик дәресләр үткәрәләр.

Яшьләр арасында чираттагы куркыныч мавыгу – снюс барлыкка килде. Яшүсмерләр дә, җитештерүчеләр дә аны тәмәке тартуны алыштырырга сәләтле куркыныч булмаган продукт дип саныйлар. Әмма бу катнашмаларны куллану нәтиҗәсе булып ашказаны-эчәк тракты авырулары, авыз куышлыгы, ашказаны, ашказаны асты бизендә яман шеш тора. Яшүсмерләрдә үсешнең акрынаюы яки туктавы, ярсучанлык, игътибар бозылу күзәтелә.

Снюста потенциаль канцероген тәэсир белән 30дан артык химик матдә бар. Шуларның иң куркынычы – тәмәке җитештергәндә, ферментацияләгәндә барлыкка килә торган нитрозаминнар.

Яшүсмерләр моны нигә эшлиләр соң? Һәркемнең үз сәбәпләре: кызыксыну, яңаны белү, зуррак булып күренү теләге, яшьтәшләрдә абруй казану.

Наркотиклар әйләнешен контроль­дә тоту бүлеге хезмәткәрләре балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек инс­пекторлары белән берлектә шәһәр һәм район мәктәпләрендә укучылар белән кисәтү эше алып баралар. Полицейскийлар һәр яшүсмергә снюс, насвайларның теләсә кайсы организм өчен куркыныч булуын аңлатырга тырышалар. Алар әлеге катнашмаларның нәрсәдән ясалуын, аларны куллану нәрсә белән янавын аңлаталар һәм бер-берсенә бу катнашмаларны тапшырган өчен административ җаваплылык каралуын кисәтәләр.

Полиция хезмәткәрләре 16нчы номерлы мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары һәм кадет мәктәп-интернатында тәрбияләнүчеләр белән наркотикларга каршы дәрес­ләр үткәрделәр. Хокук тәртибе сак­чылары яшүсмерләргә наркотик матдәләр һәм аларның аналог­ларын кулланган, саклаган һәм тараткан өчен җинаять һәм административ җаваплылык турында сөйләде, социаль челтәрдә аларга зур акчалар тәкъдим итеп, курьер яки наркотик матдәләр таратучы булырга тәкъдимнәр килә алуы хакында кисәттеләр. Мондый «эш»нең мөмкин булган нәтиҗәләре турында сөйләделәр, курьерларны тоткарлау мисалларын китерделәр.

Полиция хезмәткәрләре яшүс­мерләрдән наркотикларга каршы позицияләрен күрсәтүләрен һәм әзерләнүче яки кылынган наркоҗинаятьләр, шул исәптән балигъ булмаганнарга карата, эчке эшләр министрлыгының кизү частенең тәүлек әйләнәсе эшли торган телефоннары яки 02 каналы буенча кичекмәстән хәбәр итүләрен сорадылар.

Белешмә

Быел полиция хезмәткәрләре тарафыннан балигъ булмаган балаларга карата наркотик матдәләр саклаган һәм кулланган өчен берничә административ беркетмә төзелгән.  Өч яшүсмер токсикомания өчен җаваплылыкка тартылган. Наркотик матдәләр саклаган өчен өлкәннәр компаниясе белән берлектә тоткарланган балигъ булмаганга карата җинаять эше судка җибәрелгән.

Россия Эчке эшләр  министр­лыгы­ның Чистай районы буенча бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев