Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа җитәкчеләр расланды

Чистай муниципаль районының чираттан тыш унсигезенче утырышы 28 майда булды. Аны муниципаль район башлыгы, Совет рәисе Илдус Әхмәтҗанов уздырды.

Көн тәртибендә өч мәсьәлә каралды. Аерым алганда, Чистай муниципаль районының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы рәисенең отставкага китүе һәм яңа рәис билгеләү, Чистай муниципаль районы Советының 2007 елның 19 декабрендә кабул ителгән "Чистай муниципаль районында шәһәр төзелеше эшчәнлеге һәм җир мәсьәләләре буенча ачык тыңлаулар үткәрү тәртибе турындагы нигезләмә хакында"гы 20/6 нчы номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында.
Барлык мәсьәләләр буенча да муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов хәбәр итте.
Илдус Тәлгать улы яңа җитәкчеләрне тәкъдим итте: җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе итеп Алсу Сахарова, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-икътисадый үсеш, сәнәгать, авыл хуҗалыгы производствосы, сәүдә һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары итеп Руслан Хөснуллин, "Юлдаш" картлар йорты директоры итеп Татьяна Попова билгеләнде. Башлык лаеклы ялга киткән элеккеге җитәкчеләр Н. Гәрәевкә, Ә. Мөэминовага, А. Минголовка, шулай ук муниципаль район башкарма комитетының бухгалтерия исәп-хисабы һәм отчет бүлегенең элеккеге начальнигы З. Гарифуллинага һәм муниципаль район Советының оештыру бүлеге начальнигы урынбасары Л. Буровага нәтиҗәле, намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм тиешле министрлыклардан һәм Чистай муниципаль районыннан Мактау грамоталары тапшырды.
Барлык мәсьәләләр буенча да тиешле карарлар кабул ителде. Ахырдан милли Сабантуй бәйрәменә әзерләнү һәм аны үткәрү темасын тикшерделәр. Бәйрәм 9.00 сәгатьтә ипподромда ат чабышыннан башлана, аннан соң стадионда дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев