Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа имам сайланды

Бу көннәрдә имам-мөхтәсиб Мөхәммәт хәзрәт Кыямов Татар Сарсазы авылына эш сәфәре белән барды.

Эш сәфәренең төп максаты - җирле мәчеткә яңа имам-хатыйбны сайлау. Авыл халкы белән очрашуга шулай ук муниципаль район башлыгының милләтара һәм динара мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Госман Хәкимов, авыл җирлеге башлыгы Рушан Гарипов та килделәр.
Иң элек Мөхәммәт хәзрәт Кыямов Чистай мөхтәсибәте исеменнән җирле мәчетнең имам-хатыйбы вазифасын моңа кадәр башкарган Нургали хәзрәт Вәлиевка фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм аңа Рәхмәт хаты, истәлеккә бүләкләр тапшырды. Муниципаль район башлыгының милләтара һәм динара мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Госман Хәкимов Нургали хәзрәтнең эшен шулай ук югары бәяләде һәм муниципаль район башлыгы исеменнән аңа Рәхмәт хаты тапшырды. Нургали хәзрәтне шулай зурлап лаеклы ялга озаттылар.
Татар Сарсазы авылы мәчетенең яңа имам-хатыйбы итеп Азат хәзрәт Шәйхетдинов сайланды. Бирегә җыелганнар Азат хәзрәтне яңа вазифага билгеләнүе белән котладылар һәм эшендә уңышлар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев