Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа иҗат сезоны башлана

1 октябрьдән барлык авыл мәдәният учреждениеләрендә яңа иҗат сезоны ачыла. Мәдәният хезмәткәрләре аны нинди уңышлары белән каршы алалар, авылдашлары өчен бу көнгә алар нәрсә әзерлиләр? Бу турыда без мәдәни-ял итү учреждениеләренең үзәкләштерелгән системасы директоры Ольга Рыжова белән сөйләшәбез.

- Кызу җәйге чор артта калды, авыл кешеләре тырыш хезмәттән соң тыныч кына сулыш ала алалар. Хәзер күңел өчен бәйрәм турында уйларга, яраткан иҗат белән шөгыльләнергә дә була. Шунысы сөендерә, безнең авылларда талантлы кешеләр байтак. Мәдәният хезмәткәрләре һәрвакыт аларга ачылырга, үзләрен күрсәтергә ярдәм итәргә әзерләр.
- Шулай итеп, октябрь кичендә авыл тамашачысын ниләр көтә?
- Тематик концерт программалары сезон ачылуга багышланачак, алар Мәдәният йортлары, клублар каршында эшләп килүче түгәрәкләргә, коллективларга үзенә күрә рек­лама булып хезмәт итәләр. «Дуслар һәм Музалар даирәсендә», «Иҗат буяулары», «Репертуар битләре»... - кичәләрнең исемнәре үк үзләре турында үзләре сөйли. Яки менә тагын берсе - «Авыл урамнары челтәрләре», «челтәр» сүзе астында җирле талантлар мавыккан җырларның, биюләрнең матурлыгы күз алдында тотыла.
Кино елына багышланган «Театрлар марафоны» үз эшен дәвам итәчәк. Узган сезонда анда Татар Сарсазы, Мөслим, Татар Талкышы, Иске Роман, Чистай Выселкасы, Түбән Кондрата Мәдәният йортлары коллективлары катнашырга өлгерделәр.
Планнарда - Түбән Кондрата авылында Мәдәният йорты ачылуның 30 еллыгына багышланган юбилей кичәсе. Татар җырларын популяр башкаручы, Гаделша Мәдәният йорты режиссеры Фәнис Хисмәтуллинга 50 яшь тула, шушы уңайдан аның иҗат бенефисы була.
Дүрт Өйле авылында 50 урынга исәпләнгән яңа Мәдәният йорты үз ишекләрен ачуны көтә. Ул «Авыл клублары» республика программасы буенча төзелде. Ә ел азагына Чистай Выселкасында 300 урынлык яңа Мәдәният йортын төзүне тәмамлау планлаштырыла. Беренче тапкыр авыл мәдәният учреждениесе республика гына түгел, ә федераль акчага төзелә.
Луч поселогында яшәүчеләр өчен шулай ук сөенечле бүләк бар - капиталь ремонттан соң җирле Мәдәният йорты үз ишекләрен ачачак. Без Дмитрий Иванов йөзендә муниципаль район җитәкчелегенә шушы шатлыклы вакыйгалар өчен рәхмәтлебез.
- Планнар бик күп һәм мин аларның уңышлы тормышка ашуларына ышанам. Яңа сезонга сез шулай ук саллы казанышлар белән килдегез.
- Чыннан да, безнең горурланырлык казанышларыбыз бар. Быел ике үзешчән коллективка - Чистай Выселкасыннан «Сказ» театр-студиясенә (җитәкче Марина Тукова) һәм Йолдыздан «Золушка» декоратив-кулланма сәнгать студиясенә (Нәфисә Ермолаева) «халык» коллективлары дигән мактаулы исем бирелде. Бу зур хөрмәт һәм күп нәрсәгә мәҗбүр итә! Бүгенге көндә район авылларында барлыгы 8 халык коллективы бар.
«Камушка» (Кубасс) халык фольк­лор ансамбле 300 мең сумлык акчалата сертификат белән бүләкләнде, аны «Каравон» бәйрәмендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырды. Бу безнең өчен югары мактау! Шушы акчага яңа баян, уен кораллары сатып алдык, ике комп­лект сәхнә костюмы тектерергә керештек. Шуларның берсе Респуб­лика традицион мәдәниятларны үстерү үзәге тәкъдиме белән халык стилендә булачак. Тагын бер данлыклы танылу: оештыру бүлеге методисты Ирина Игнатьевага «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән исем бирелде. Ул барлык авыл мәдәният учаклары эшен үз канаты астына ала, аларга методик һәм практик ярдәм күрсәтә.
- Хезмәткәрләрегез исәбендә призлы урыннарның шактый булуын билгеләп үтәсем килә!
- Әйе һәм һәрбер уңыш яңа идеяләргә, проектларга илһамландыра. «Иске Казан Тугры уен» республика татар фольклоры фестивалендә «Мөнәҗәтләр-бәетләр» номинациясендә Татар Сарсазы Мәдәният йорты коллективы I дәрәҗә лауреат исемен яулады. Шунда ук «Инструменталь музыка» номинациясендә Татар Ялтаны Мәдәният йортына III дәрәҗә лауреат исеме бирелде.
«1000 мәдәният» халыкара милли йолалар фестивалендә «Кудесница» халык студиясе (Чистай Выселкасы) II дәрәҗә дипломга лаек булды.
Җәйге айларда экология юнәлешендәге һәвәскәр берләшмәләр «Җир сулышы» исемле республика конкурсында катнаштылар. Җиңүчеләр рәтенә «Часовые природы» (Чытырче Мәдәният йорты, Любовь Гринина) һәм «Яшел планета» (Яуширмә Мәдәният йорты, Гөлүсә Гатауллина) берләшмәләре керделәр. Алар нәкъ менә бүген бүләкләү тантанасына чакырылдылар, анда шулай ук тәҗрибә уртаклашачаклар, чыгыш ясаячак­лар.
Без шулай ук иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре тарафыннан ике номинациядә акчалата бүләкләү алуга ТР Мәдәният министрлыгы грантын оттык. Мәдәни-ял итү тибындагы иң яхшы учреждение дип Чис­тай Выселкасы Мәдәният йорты, ә иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениесе хезмәткәре дип Татар Баганалысы Мәдәният йорты методисты Венера Гатиятуллина танылды.
Казанышлар турында сөйләү һәрвакыт күңелле, ә алда алар әле күп булачак! Чөнки яңа сезон башлана, клублар «утлар кабыза». Килегез, сайлагыз, иҗат студияләре, коллективлары, кызыксынулар буенча түгәрәкләр эшенә актив кушылыгыз. Шушы шөгыльләр, аралашу тулы канлы ял итү хисе бирә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа иҗат сезоны