Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа иҗат сезоны ачылды

«Иҗат ит! Илһамландыр! Булдыр!». Шундый исем астында күңелле бәйрәм «Восток» мәдәни-ял итү үзәгендә яңа иҗат сезонының башлангыч ноктасы булды.

Традиция буенча Чистай коллективлары узган ял көннәрендә бер сәхнәдә чыгыш ясадылар. Биюләр, җырлар, спектакльләрдән күренешләр, инструменталь, халык, тынлы музыкалары... Барысы да мулдан иде. Бүгенге көндә «Восток» мәдәни-ял итү үзәгендә 37 клуб эшләп килә. Аларда өлкәннәр дә, балалар да шөгыльләнә.
Яңа сезон ачылу көнендә сәхнәдә иң яхшы коллективлар, дипломантлар, лауреатлар, республика, россия, халыкара дәрәҗәдәге конкурслар һәм фестивальләр гран-при ияләре осталыкларын күрсәттеләр. Әмма иң мөһиме- алар барысы да тамашачыларга яхшы таныш һәм Чистай тамашачысы аларны яратырга өлгерде инде. Мәсәлән, «Рус җыры театры», «Балачак ритмнары», «Сөмбел», «Яңа буын», «Эксперимент», «Багалмам», «Экспромт» һәм башкалар тамашачыларның күңелен күптән яуладылар.
Оештыручылар мондый концертлар чистайлыларга ялларын күңелле итеп үткәрү мөмкинлеге генә биреп калмавын яхшы беләләр. Бу үзенә күрә Мәдәният йортының визит карточкасы, ул шәһәрлеләргә аның эшчәнлеге белән танышырга, әгәр дә теләгең бар икән, берәр коллективка язылып үзеңнең талантларыңны киңрәк ачарга мөмкинлек тә бирә.
- Мин мондый концертларны карамыйча калмаска тырышам. Бар коллективларны да бер сәхнәдә кайчан бергә күрә алыр идең әле, - дип сөйли пенсионерка Роза Садыйк кызы. - Быел үзем белән оныкларымны да алдым. Аларга концерт бик ошады. Кызыма балаларын бию түгәрәгенә яздырырга киңәш итәрмен дип торам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай