Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа гына таныклык алган машина йөртүчеләр армиягә китә

ДОСААФ техника мәктәбенең чираттагы курсантлары төркеме үзләренең укуларын уңышлы тәмамладылар. Булачак призывниклар мәктәп эчендәге имтиханда менә дигән нәтиҗәләр күрсәттеләр. Алар «С» категориясендәге транспорт чараларын йөртүче» хәрби белгечлеге алу максатында ЮХИДИда имтихан бирделәр.

Имтихан кабинеты алдында баш төртерлек тә урын юк иде. Курсантлар теорияләрен кабатладылар, укытучылар соңгы киңәшләрен бирделәр. Үз балаларына көч-куәт биреп тору өчен ата-аналары да килгән иде. Егетләр дулкынлануларын күрсәтмәскә тырышсалар да, аларның күз карашларында курку чалымнары шәйләнде...

Курсантларга акыллы киңәш бирергә РФ Оборона министрлыгының ТР буенча үзәк хәрби округ инспекторы, отставкадагы генерал-майор Анатолий Молоствов та килгән иде. Ул да егетләргә кушылды, күпеллык хезмәт тәҗрибәсе белән уртаклашты. Әңгәмә ахырында ул булачак солдатларга имтиханнарын уңышлы тапшыруларын теләде.

 ДОСААФ техник мәктәбе укытучысы Юрий Чувашов билгеләп үткәнчә, уку вакытында егетләр үзләрен бары яхшы яктан гына күрсәттеләр. Күңел көрлеге, белемгә омтылыш, нык ихтыяр көче - болар барысы да һәрбер укучыда бар. 

– Без курсантлар имтиханда яхшы нәтиҗәләр күрсәтерләр дип ышанабыз. Алынган таныклыклар аларга армиядә хезмәт иткәндә кирәгәчәк, – ди Юрий Николаевич. – Бүген, һәрвакыттагыча, хәрби көчләр автомобильләрсез бернәрсә дә эшли алмыйлар. Көзен хәрби комиссариат юлламасы буенча егетләр Россия армиясе сафларына «Хәрби машина йөртүче» белгечлеге буенча билгеләнәчәк. 

Оборона министрлыгы­ның белем бирү программасы кысаларында булачак солдатларны укыту буенча берничә ай дәвамында Минзәлә, Чирмешән, Әлки, Спасс, Чистай районнарыннан килгән егетләр менә дигән дисциплина һәм оешканлык күрсәттеләр. Аларның һәрберсе өчен бу – аңлы адым. Курсантлар уку процессы һәм аларның һәрберсенә укытучыларның аерым якын килүләре белән канәгать калдылар.

– Безнең мәктәптә өйрәнгән нәрсәләр армиягә генә түгел, гомумән алганда, киләчәк тормышыбызда да кирәк булачак. Без хәзер квалификацияле белгечләр, йөк машиналарын йөртү кагыйдәләрен беләбез, хәзер безгә көтелмәгән вакытта машина ватылган очракта да төзәтүе берни тормый, – дип сөйли Родион Герасимов.
 Уку чорында башка районнардан килгән призывниклар техник мәктәп базасындагы тулай торакта яшәделәр. Укыту һәм ашату Оборона министрлыгы хисабына оештырылды. Булачак призывник­ларны өйрәтү программасына йөк машиналарын йөртү кагыйдәләрен өйрәнү генә түгел, шулай ук гомумхәрби әзерлек, казарма режимы да керә. Егетләр коралларны өйрәнәләр, ГТО нормалары тапшыралар һәм башкалар.

– Барысы да егетләр гражданкада яшәгәндә үк хезмәткә әзер булсыннар өчен эшләнә. Армиядә бер ел –бу бик аз, шуңа күрә егетләрне алдан ук өйрәтергә туры килә, – ди генерал - майор Анатолий Молоствов.

 Анатолий Петрович белән бергәләп имтихан барышын Чирмешән һәм Аксубай районнарының хәрби комиссары, полковник Дмитрий Палаткин, ЮХИДИның Чис­тай бүлеге начальнигы Рәфис Гарифуллин, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары хәрби комиссариатының чакыру бүлеге начальнигы Руслан Гатауллин, ДОСААФ мәктәбе директоры Әсхәт Дәүләтшин, ЮХИДИ бүлегенең төбәк имтихан бүлеге начальнигы Илнар Вәлиев имтиханның барышын тикшерделәр.

 Имтихан залында компьютер өстәле артында егетләр юл кагыйдәләре буенча теоретик сорауларга җаваплар бирделәр. Фикерләү өчен вакыт күп түгел – бары 20 минут кына иде. Экранда «Имтихан бирелде!» дигән язу чыккач кына, имтихан бирүчеләр машина йөртү күнекмәләрен күрсәтергә юнәлделәр. 

 Һәр этапны уңышлы тапшырганнан соң курсантлар «С» категорияле машина йөртү таныклыгы алдылар. Хәзер алар хәрби машина йөртүчеләр. Һәрберсенә үзен армиядә лаеклы күрсәтүен, ышаныч белән, гадел хезмәт итүен телибез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев