Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа ФАП – яңа тормыш сыйфаты

Татар Ялтаны авылында яшәүчеләр өчен күптән көтелгән вакыйга булды. Яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылу чын-чынлап Яңа ел бүләгенә әверелде.

Авылда фельдшер-акушерлык пункты һәрвакыт эшләгән, әмма югары категорияле фельдшер Ольга Ильина 14 ел авылдашларын кабул иткән шартлар мактанырлык булмаган. Фельдшер-акушерлык пункты заманча таләпләргә җавап бирмәгән, бина нык искергән.

Яңа ФАП ачылу – җирле халык тормышында зур роль уйный торган вакыйга. Бүгенге көндә авылда 400гә якын кеше яши. Шунысы аеруча сөендерә, гаиләләрдә балалар туа. Шуңа күрә биредә медицина учреждениесеннән башка мөмкин түгел. Аны ачу тантанасына күпләр килгән, чөнки вакыйга чыннан да сөенечле.

– Олы яшьтә булганлыктан, табибларга еш йөрергә туры килә. Әлеге медицина учреждениесе бусагасыннан атлап кергәч, үземне кеше итеп сиздем. Ольга Петровна кан басымымны үлчәде, башка чаралар үткәрде. Мин канәгатьмен, – дип тәэсирләре белән уртаклашты авыл кешесе.

«В» категорияле фельдшер-акушерлык пунктында 62,5 квадрат метрлы мәйданда пациентларга беренчел медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирүче функциональ, уңайлы кабинетлар урнашкан. Анда дару препаратларын саклау өчен фармацевтика суыткычлары, сабыйларны карау һәм биләүгә төрү өстәле, яңа туган балалар өчен үлчәү урын алган, хатын-кызларны карау өчен махсус урын җиһазландырылган. ФАПта картотека өчен дә урын бирелгән, стеллаж барысын да бер урында сакларга мөмкинлек бирә.

– Матур, уңайлы, якты, ә иң мөһиме – җылы. Биредә уңайлы хезмәт шартлары тудырылган. Безгә, нигездә, өлкән яшьтәгеләр мөрәҗәгать итә. Алар өчен бу аеруча мөһим, дип уйлыйм. Шуңа күрә мин генә түгел, алар да бик шат, – дип билгеләп үтә ФАП фельдшеры Ольга Петровна.

Авыл халкын фельдшер-акушерлык пункты ачылу белән котлап, муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов эштә уңышлар теләде.

– Авырмагыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Монда сәламәтлекне ныгыту өчен генә килегез. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Татарстанда ел саен күп объектлар төзелә, 50дән артык программа гамәлгә ашырыла. Алар арасында капиталь ремонт, төзелеш, ишегалларын төзекләндерү дә бар. Чистай районында 2021 елда күп кенә әһәмиятле объектлар: ябык футбол манежы, сәнгать мәктәбе, Йолдыз авылында – башкарма комитетның яңа бинасы ачылды, хәзер без фельдшер-акушерлык пункты ачабыз. Чистай үзәк район дәваханәсе командасына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Пандемиягә карамастан, алар бар көчләрен куеп эшлиләр, югары нәтиҗәләргә ирешәләр, – диде Дмитрий Алексеевич.

Чистай үзәк район дәваханәсенең баш табибы Рәис Мостафин авыл кешеләренә амбулаториягә күбесенчә сәламәтлек торышын контрольдә тоту өчен йөрүләрен теләде.

Дмитрий Ивановның яңа медицина учреждениесеннән символик ачкыч тапшыру тантананың кульминациясе булды. Район башлыгы авыл кешеләре белән бергә кызыл тасманы кисте.

Авыл җирлеге башлыгы Равил Гарифуллин якташларын авылда яңа объект ачылу белән котлады һәм яңа ФАПның җирле халык файдасына эшләячәгенә ышаныч белдерде.

Сүз уңаенда

Фельдшер-акушерлык пункты «ТР халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү» республика программасы буенча төзелгән. Хәзерге вакытта Чистай районында 37 фельдшер-акушерлык пункты эшли, шуларның 13е – модульле технологияләр буенча. Шулай ук табиб амбулаториясе дә хезмәт күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев