Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа елны чаңгыда шуудан башладылар

Яңа ел каникулларында «Татнефть- Олимп» спорт мәктәбенең чаңгы базасында малайлар һәм кызлар районда иң яхшы чаңгыда шуучы исеме өчен ярыштылар. Анда шәһәр һәм авыл мәктәпләре укучылары катнашты.

Спортчылар карлы урманда 2 километрга сузылган чаңгы трассасында ярыштылар. Чаңгы кигән һәм кулларына таякчыклар тоткан укучылар физкультура дәресләрендә һәм тренировкаларда алган күнекмәләрен ныгыттылар.  Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, кайберәүләр өчен ул беренче булды. Шулай итеп, чаңгы беренчелегенә ярышларда 50 кеше катнашты. Җанатарлар составында - туганнары, дуслары һәм сыйныфташлары булды.

Тренерлар һәм жюри әгъзалары спортсменнарның яхшы әзерлекле булуларына сөенделәр. Чөнки Яңа ел җиткәч, кайберәүләр туктап калгандай була: каникуллар ләбаса!

– Һәр укучының әзерлек дәрәҗәсе үзенчә: кайберләре беренче тапкыр катнаша, икенчеләре инде чыныгып беткән дигәндәй... Ярышлар алдыннан вакытка контроль күнегүләр үткәрелде. Район укучылары төрле категориядә үткәрелүче кызлар һәм малайлар, яшүсмерләр арасындагы ярышта  катнашу өчен көрәштеләр.  Нәрсә генә булса да, туктап калырга ярамый, чөнки камиллеккә чикләр юк, – ди чаңгы ярышлары буенча тренер Алексей Останин.

16нчы мәктәптән җиденче сыйныф укучысы Сергей Богаткин спорт белән кече яшьтән үк шөгыльләнә.  Чын профессиональ булу өчен ул башта өйдә шөгыльләнгән:  авыр атлет булу өчен төрле күнегүләр ясаган.

– Аның беренче тренеры әтисе булды. Дүртенче сыйныфта ул авыр атлетика белән шөгыльләнергә уйлаган иде, әмма яше белән туры килмәү сәбәпле, чаңгы спортын сайлады. Менә өченче ел инде спорт секциясендә шөгыльләнә. Муниципаль ярышларда ул һәрчак катнашып килде, әмма бүгенге җиңүе аның беренчесе. Гир спортын да үзләштерә. Аңа бик ошый, ярышларны калдырмый, – дип сөйли Сергейның әнисе Евгения Богаткина.

Яхшылардан яхшысы

600 метр аралыктагы трассада кече төркемдә кызлар арасында Анна Бокалдина (1нче гимназия), малайлар арасында Данил Макаров (Луч мәктәбе) беренче булдылар. Алинә Дунаева (1нче гимназия) һәм Җәмил Мортазин (3нче гимназия) көмеш яуладылар. Мактаулы өченче урынны Диана Мөхәммәтҗанова (1нче мәктәп) һәм Георгий Бердников (Луч мәктәбе) алдылар.

2 километрлы трассаны урта төркемдә барыннан да тизрәк Алсу Гатина (5нче мәктәп)һәм Сергей Богаткин (16нчы мәктәп) үттеләр.  Икенчеләрдән булып Мария Субботина (1нче лицей) һәм Богдан Кондратинский (1нче мәктәп) килделәр. Бронза медальгә исә Анастасия Субботина (1нче лицей) һәм Илья Паромонов (2нче лицей) лаек булды.

Өлкән төркем составында яшүсмерләр ярышты. Беренче урынны Никита Милагин (5нче мәктәп) яулады. Икенче урында – Ренар Хәлиуллин (5нче мәктәп).

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев