Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа елда беренчеләрдән булып тудылар

Чистай бала тудыру йортында 2020 елда беренчеләрдән булып дөньяга килгән сабыйларны һәм аларның әниләрен тантаналы төстә котлау булды.

1 гыйнварда 8 сәгать 57 минутта шәһәр тибындагы Алексеевск поселогында яшәүче Апдреевлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга булды – 3510 граммлы уллары дөньяга килде.

16 сәгать 25 минутта исә Чистайда яшәүче Захаровлар гаиләсендә Ева исемле кыз бала туды. Ул безнең шәһәрдә 2020 елда туган беренче сабый. Аның авырлыгы 3340 грамм тәшкил итә.

 Сабыйларны һәм аларның әниләрен бала тудыру йортыннан чыгару тантанасына аларның туганнары, дуслары гына түгел, шулай ук район хакимияте вәкилләре, Чистай үзәк район дәваханәсе баш табибы һәм педиатрия ярдәме буенча урынбасары да килде.

- Бүген сез гаиләгездә шатлыклы вакыйга – көтеп алган кызыгызның тууын бәйрәм итәсез. Сезнең өчен әни һәм әти статусы тормышта яңа этап булып тора. Күз генә салыгыз әле, әтисе кызын ничек дулкынланып күтәреп тора! Сезнең киләчәктә дә шулай ук кызыгыз турында кайгыртып яшәвегезне, аны безнең җәмгыятебезнең лаеклы гражданины итеп тәрбияләвегезне, ә иң мөһиме – ныклы сәламәтлек һәм бәхет телим, - дип Захаровлар гаиләсенә мөрәҗәгать итте Чистай муниципаль районы социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова (рәсемдә).

 Чистай үзәк дәваханәсе баш табибы Рәис Мостафиннан һәм аның коллективыннан Захаровларга бүләккә яңа туган сабый өчен киемнәр комплекты тапшырылды.

 Шулай ук Андреевларга тантаналы шартларда туу турында таныклык, истәлек медале, ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан җыелма һәм истәлек медале тапшырылды. Сабыйга беренче документ, шулай ук медаль һәм бүләкләрне тантаналы шартларда Алексеевск районы вәкилләре тапшырды.

 Котлауларны кабул итеп, яшь әти- әниләр Чистай үзәк район дәваханәсе җитәкчелегенә һәм бала тудыру йорты коллективына сабыйлар сәламәтлеге сагында уяу торулары, мәрхәмәтле мөгамәләләре, кайгыртучанлыклары, шулай ук җылы котлаулары һәм бүләкләре өчен килгән кунакларга олы рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев