Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа елда беренче булып кыз бала туган

Сабый 1 гыйнварда, 17 сәгать 3 минутта дөньяга аваз сала.

Ольга Ситдыйкова өчен Яңа ел икеләтә бәйрәмгә әверелә. Аны ул бала тудыру йортында каршы ала һәм моңа бер дә борчылмый, чөнки алда аны газиз сабые белән очрашу көтә. Чынлыкта исә, бала тудыру йортына Ольга бәйрәмнәрдән соң гына җыена, бәйрәмне гаиләсе белән бергә уздырырга уйлый.

– Исәпләүләр буенча, ба­ла 5 гыйнвардан соң дөньяга килергә тиеш иде. Әмма дусларыбызның һәм туганнарыбызның фаразлары чынга ашты. Яңа елны дәваханәдә каршы алырга туры килде, әмма мин үкенмим. Барысы да уңышлы узды. Без бала тудыру йорты коллективына кайгыртучанлык һәм һөнәри осталык күрсәткәннәре өчен рәхмәтлебез. Игътибарыгыз һәм бүләкләрегез өчен рәхмәт, – дип хискичерешләре белән уртаклашты яшь әни.

Сабый 3 килограмм 240 грамм авырлык белән туган, буе 54 сантиметр. Нәни кыз Ольга һәм Артур Ситдыйковлар гаиләсендә беренче бала. Яңа туган сабыйга әти-әнисе бик матур һәм сирәк исем – Амелия кушканнар.

Баланы һәм аның әнисен бала тудыру йортыннан тантаналы шартларда чыгардылар. Бу вакытка Чистай бала тудыру йортында 15 бала туган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 5 кешегә күбрәк.

Бәхетле әти-әниләрне шатлыклы вакыйга белән котларга аларның туганнары һәм муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова, Чистай үзәк район дәваханәсенең баш табибы Рәис Мостафин, ЗАГС бүлеге начальнигы Динара Җәләлова килделәр.

Чыгара торган бүлмәдә яшь әти-әнине һәм кунакларны педиатрия ярдәме һәм бала табарга ярдәм итү буенча баш табиб урынбасары Наталья Толкина каршы алды. Ул Ситдыйковлар гаиләсенә нык сәламәтлек һәм аңлашучанлык, ә кечкенә Амелиягә әнисе кебек чибәр һәм игелекле булып үсүен теләде. Галина Задворнова котлауларга кушылды. Ул район башлыгы исеменнән балага кирәкле бүләкләр тапшырды.

– Гаиләдә кыз туу – зур бәхет. Хәзер сезнең күзләрегездә наз һәм ярату сизелә. Сезнең киләчәктә дә кызыгыз турында кайгыртуыгызны телим. Аны лаеклы кеше итеп тәрбияләгез, – диде Галина Юрьевна.

Бала тудыру йорты коллективы исеменнән бүләкләрне Чистай үзәк район дәваханәсенең баш табибы Рәис Мостафин тапшырды. Ул яшь әти-әни белән сөйләште, аларның барысыннан да канәгать булуларын белде.

– Бер-берегезне саклагыз һәм безгә тагын килегез, – диде Рәис Роберт улы.

 

 

Исегезгә төшерәбез

2021 елда Чистай бала тудыру йортында туган беренче бала Алексеевск поселогыннан малай булды. Ул 1 гыйнварда, 13 сәгать 9 минутта дөньяга килгән. Сабыйның авырлыгы – 3 230 кг. Ул Татьяна һәм Олег Егоровлар гаиләсендә икенче бала.

14 гыйнварга Чистай бала тудыру йортында 41 сабый: 23 кыз, 18 малай туган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев