Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа ел конкурсларында катнашыгыз

Шәһәрдә барлык милек формасында эшләүче предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләрне иң яхшы Яңа ел бизәвенә конкурс игълан ителде.

Ул төрле номинацияләр буенча үткәрелә: "Бинаны иң яхшы Яңа ел бизәве", "Бинаны эчтән иң яхшы Яңа ел бизәве", "Янәшәдәге территорияне иң яхшы Яңа ел бизәве", " Персоналның форма киемен иң матур Яңа ел бизәве", "Ел яңалыгы". Соңгысы биналарны, бәйрәм бизәвендә яңа технологияләр куллануны, декорның уникаль элементлары булуны карый.
Бәяләү критерийләре арасында - Яңа ел атрибутлары булу (матур итеп гирляндалар, әкият персонажлары белән бизәлгән чыршы), нәфис һәм эстетик күренеш һәм башкару сыйфаты.
Иҗат итү елы тәмамланганда шәһәрдә яшәүчеләр "Кышкы әкият" кардан ясалган фигуралар конкурсында катнашырга чакырылалар. Дөрес, кар быел бик аз, әмма бәйрәмгә кадәр вакыт бар әле. Һава торышы үзгәрер һәм кар скульптурасы сәнгате күнекмәләрен камилләштерү мөмкинлеге бирер.
Ә теләсә кайсы иҗат ярышы иң актив катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләүне карый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев