Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Яңа ел әкияте кыз бала өчен чынбарлыкка әверелә

    Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов Чистай кызының Яңа ел хыялын чынбарлыкка ашырды.

     

    Ундүрт яшьлек Роза Капитонова бөтен күңеле белән могҗизага ышана, чөнки үзе дә игелекле һәм ярдәмчел кыз. Аның әнисе Ләйсән Гомәр кызына да «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе әкияткә ышанырга ярдәм иткән.

    Бәйрәмнәр тәмамлануга карамастан, Яңа ел хыяллары тормышка ашуын дәвам итә.

    Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашучылар белән очрашты. Ул һәм ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров Чистайга эш сәфәре белән килделәр. Мөхтәрәм кунакларны район башлыгы Дмитрий Иванов каршы алды. Беренче чиратта делегация «Камалия» ял итү-үсеш үзәгендә булды. Нәкъ менә шунда Игорь Вячеславович Роза Капитоновага бүләк тапшырды.

    – Унике ел мин Дәүләт Думасы депутаты булып тордым, шуңа күрә кешеләр, балалар белән эшләү миңа яхшы таныш. Мин аның ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлыйм. Без, олылар, балаларның хыялларын тормышка ашырырга тиеш. Хәер, бүләкләр бирү аларны алуга караганда күпкә күңеллерәк. Бүген мин ихлас хис-кичерешләрне күрдем. Татарстанга килеп, шушы искиткеч балалар белән очрашуыма мин бик шат, – диде Игорь Баринов.

    Күп еллар дәвамында гаилә ноутбук сатып алырга хыялланган, чөнки Роза, күрү белән бәйле проблемалары булуга карамастан, фотоаппарат объективы аша үзенчә күрә белә. Фотоларны дөрес итеп эшкәртү, аларны матуррак һәм сыйфатлырак итү өчен компьютер сатып алырга кирәк була.

    – Без ирем белән кызыбызга туган көненә ноутбук бүләк итәргә теләгән идек. Әмма аны безгә бүләк итәчәкләрен белгәч, җыелган акчаны фотоларны бастыру өчен җиһазга тотарга булдык. «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашырга безгә сыйныф җитәкчесе тәкъдим итте. Кызык өчен катнашып карарга булдык. Заявка атна дәвамында модернизацияләнде, аннары безгә Мәскәүдән шалтыраттылар һәм безне сайлаганнарын хәбәр иттеләр, – дип хис-кичерешләре белән уртаклаша кызның әнисе Ләйсән Капитонова.

    Фотолар белән кыз дүрт елга якын мавыга. Әйләнә-тирәдәге бөтен нәрсәне: яраткан гаиләсен, табигатьне, песиләрен төшерә. Аның фотоаппараты да бар, шуңа да карамастан, әнисенең телефоны да төрле кадрлар белән тулган. Хәзер архив яңа ноутбукта булдырылачак.

    – Мин төрле программаларны күчереп алачакмын һәм яңа компьютерда фотосурәтләрне эшкәртәчәкмен. Әнинең телефоны миңа хәзер кирәк түгел. Мондый бүләк ясаганы өчен Игорь Вячеславовичка зур рәхмәт, – ди Роза.

    Ял итү-үсеш үзәгенә кыз үзе генә түгел, ә энеләре Якуп һәм Рамазан белән килгән. Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе малайларны да игътибарсыз калдырмады, аларга да бүләкләр тапшырды. Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов әңгәмәгә кушылды һәм балаларны Яңа ел белән котлады, шулай ук аларга тәм-томнар тапшырды.

    Игорь Бариновның үзен дә күңелле сюрприз көтте. Ләйсән Капитонова мәртәбәле кунакка картина бүләк итте, аны ясауда һәр гаилә әгъзасының өлеше кергән.

    «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе – «Минем белән хыяллан» проектының бер өлеше. Ул 2021 елның 15 ноябреннән 11 декабренә кадәр барды. Бу чор акциядә катнашу өчен гаризалар туплау өчен билгеләнгән иде. Теләкләр агымдагы елның 28 февраленә кадәр үтәләчәк. Акция 60 яшьтән өлкәнрәк мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә һәм 3 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге инвалид һәм ятим балаларга бәхетлерәк булырга ярдәм итә. Шулай ук гаиләләрендә керем яшәү минимумыннан түбәнрәк булган 3-17 яшьлек балалар да кушыла ала. Акция гамәлдә булган вакытта 21 меңнән артык теләк үтәлгән.

     

     

     

     

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: