Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа ел бәйрәмнәрендә нинди фильмнарны яратып карыйсыз?

2016 ел Россиядә Кино елы билгесе астында үтте. Яңа ел алдыннан без кат-кат карарга әзер яраткан фильмнарыбызны искә төшерик. «Яңа елны каршы алу нинди кинотасмалар белән күзаллана?» - дип сорадык без чистайлылардан.

Ольга Сәлахова, «Восток» мәдәни-ял итү үзәге директоры:
- Әлбәттә, «Ирония судьбы, или с легким паром». Фильмның исеме үк елмаерга мәҗбүр итә һәм сагыну хисләре уята. Күбесе, миңа калса, 31 декабрьне шушы картинадан башка күз алдына да китерә алмый. «Три орешка для Золушки», «12 месяцев» фильмнары да миндә яңа ел кәефе тудыра. Мин аларны инде ничәмә ничә тапкыр карадым, әмма барыбер шушы әкияти мохиткә күңел тартыла. Ничә яшьтә булуыңа карамастан, могҗизага ышанасы килә.
Румия Хәсәнҗанова, Роспотребнадзор идарәсенең Чистай һәм Спасс районнарындагы территориаль бүлегенең баш белгеч-эксперты:
- Яңа елны каршы алуны «Ирония судьбы, или с легким паром» фильмыннан башка күз алдына китерүе авыр. Ул элек-электән үк яңа ел бәйрәмнәрендә барлык телеканаллар программасында иң яхшы фильмнарның берсе. Ә «Снежная королева», «Морозко», «Вечера близ хутора Диканьки» кебек нәфис һәм мультипликацион фильм-әкиятләр үзләре ни тора?! Миңа «Елки» дигән заманча фильм да ошый. Гомумән, яңа ел могҗизасы белән бәйле барлык фильмнарны яратып карыйм. Кешегә яхшыга өметләнү, уңай якка үзгәрешләр көтү хас.
Данил Егоров, КАИ-КНИТУ филиалы студенты, «Лидер» шәһәр оператив отряды командиры:
- Дөресен генә әйткәндә, шушы көннәрдә телевизор карарга вакыт юк, сессия: зачетлар, имтиханнар тапшыру бара. Әмма вакыт булса, «Один дома» фильмының беренче ике өлешен кабат карар идем. Фильмдагы бәйрәм атмосферасына кереп китәсең, барысы да шундый матур итеп эшләнгән!
Гөлсинә Гадеева, Казан инновацион университеты филиалы (ИЭУиП) директоры урынбасары:
- Яңа елны көтү һәрвакыт шатлыклы мәшәкатьләр белән уза. Бәйрәм табынына салатлар әзерлисең, ә бу вакытта телевизордан яраткан картиналарны күрсәтәләр. «Ирония судьбы...», «Чародеи» фильмнарын карап кабат хозурланасың. Бүгенге эшләрдән, мәсәлән, «Мама» фильмы яңа ел кәефе тудыра.
Кирилл, 9 яшь:
- Кыш бабай, Кар кызы һәм башка әкияти геройлар булган мультфильм­нарны яратам. Герда һәм Кай турындагы фильм (малай аның исемен җитди кыяфәт белән искә төшерә) ошый. Ә, искә төште! «Снежная королева»! Яңа елны шулай ук кышкы каникуллардан башка күз алдына китереп булмый!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай кино