Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа чүп контейнерлары урнаштыруга чистайлыларның карашы

Декабрь аенда ук шәһәрдә иске чүп контейнерлары урынына капкачлы яңа пластик чүп контейнерлары барлыкка килә башлады. Күпчелек яшәүчеләр яңа контейнерларны һәм чүп чыгару буенча күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын бәяләп өлгерделәр. Без чистайлылардан яңа чүп контейнерлары урнаштыруга фикерләрен белергә булдык.

Андрей Сашин, «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары:
– Барлыгы 870 яңа контейнер урнаштыру планлаштырыла, шуларның 450се инде куелган. Бу заманча җиһаз. Контейнерларга кар керми, чүп-чар әйләнә-тирәгә таралмый. Чүпне ташлар өчен капкачны кул белән ачарга кирәк түгел, аяк белән педальгә басу да җитә. Бу, һичшиксез, бик уңайлы. Чүп чыгару белән шөгыльләнәчәк компания эре габаритлы көнкүреш калдыклары да алып китәчәк.

Олеся Әхмәтҗанова, яшь әни:
– Яңа контейнерлар, әлбәттә, яхшырак, чүп чыгару өчен машиналар да яхшы көйләнгән. Әмма педаль ни өчендер кайвакыт эшләми. Аңа аяк белән басасың, ул аска төшә, әмма капкач ачылмый.

Нәкыйп Хәйруллин, лаеклы ялда:
– Яңа контейнерлардан канә­гатьмен. Чүп-чар төрле якка таралмый, сукбай этләр контейнер эченә керә алмыйлар. Элек еш кына шулай да була иде, кич белән чүп ташларга чыгасың, ә контейнердан кинәт песи яки эт атылып чыга. Күп тапкырлар шулай курыкканым булды. Тик бер нәрсә генә борчый – бу уңайлыклар безгә кыйммәткә төшәрме икән?

Дарья Маламанова, тәрбияче:
– Контейнерлар элеккегеләренә караганда күпкә матуррак. Чүпне көн саен алып китәләр, хәер, элек тә шулай иде. Әмма мәйданчыкларда чүп азрак була башлады, күрәсең, кешеләрнең чүп белән әлеге күренешне бозасы килми. Безнең шәһәрдә чүпне сортларга аера башлаулары турында хыялланам, әмма якындагы киләчәктә болай булмас дип уйлыйм. Барысы да кешеләрнең үзләреннән тора.

Лиана Шаязданова, мөселман хатын-кызлары берлеге җитәкчесе:
– Яңа контейнерлар ярдәмендә чүп-чар мәйданчыклары чиста-пөхтә була башладылар, карап торышка да шактый матур күренәләр. Шәһәр сизелерлек чистарды. Шәһәрлеләрнең дә гомуми милеккә карата сакчыл мөнәсәбәттә булуларын телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев