Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Яңа балалар бакчасы булачак

    Ун ел элек мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең балалар җитмәү сәбәпле, ябылулары гадәти хәл иде. Ләкин, хөкүмәт туучылар санын арттыру буенча карарлар кабул иткәч, хәл үзгәрде.

    Чараларның нәтиҗәләре бар - ил, шулай ук республика буенча туучылар саны көннән-көн арта. Ә менә балалар бакчалары җитми башлады. Шуңа күрә республика хөкүмәте карамагында балалар бакчаларын реконструкцияләү генә түгел, ә яңаларны төзү эшләре дә бара. Татарстанда өч яшьтән алып балаларны бакчаларда урыннар белән тәэмин итү буенча "Бәләкәч" программасы тормышка ашырылды. Аның ярдәме белән республикада мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә өстәмә 13 мең урын булдырылды. Программа төгәлләнде, ләкин мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен ремонтлау, яңаларны төзү һәм аларны үстерүнең башка формалары дәвам итәчәк. Шәхси-дәүләт партнерлык кысаларында республикада 2012 елда 11 балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Тегермән микрорайонында элеккеге 18 нче мәктәп янындагы стадионда 220 урынлы балалар бакчасы төзи башладылар. Төзелешнең подрядчысы "Гранд-строй" фирмасы. Инде май аенда ук геодезик эшләр башкарылды һәм зур нигез чокыры казылды. Монда уза торган инженерлык коммуникацияләрен бозмас өчен, җентекләп эшләргә туры килде. 20 июньдә төзүчеләр булачак балалар бакчасына нигез сала башладылар. Янындагы башка балалар бакчасы кебек үк ул проект буенча ике катлы булачак. Алардан аермалы буларак, бу бакчаны төзегәндә яңа технологияләр кулланылачак. Төзүчеләр мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең төзелеп бетү вакытын әйтмиләр, тик тулысынча финанслау булган очракта, яңа елга өлгертерләр дип ышаналар. Сүз уңаенда, монда стадион да кала һәм бала-чага һәрвакыт футбол, хоккей уйный алачак.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: