Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Өй туйлары үткәрәчәкләр

    Узган елдан башлап күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлауны һәм аварияле торакта яшәүче гражданнарны күчерү программалары бер федераль фондтан - ТКХны реформалаштыруга ярдәм итү фондыннан финанслана.

    Дәүләт кайбер программаларны, шул исәптән аварияле торактан гражданнарны күчерүне башлап җибәрде. Ул бюджет финанславын карый һәм энергияне янга калдыру билгеләре белән кыйммәтле булмаган торак төзү идеясен максат итеп куйды. 2010 елның мартында РФ Президенты Д. Медведев кул куйган закон ТКХны реформалаштыруга ярдәм итүче федераль фонд финанс­лавы белән төбәкләргә гражданнарны аварияле торактан күчерү максатында фатирлар төзү яисә төзүчеләрдән кечерәк йортлар сатып алу мөмкинлеге бирә. Хәзерге вакытта гражданнарны күчерү буенча өстәмә программаны формалаштыру тәмамланды, анда республиканың 22 муниципаль берәмлегенең катнашуы планлаштырыла. Безнең шәһәрдә дә шундый эш алып барыла.
    Узган елның декабрендә чистайлылар өй туйлары үткәрделәр, тузган торакта яшәүче гражданнар яңа фатирларга күченде. "Гранд-Строй" фирмасы белгечләре кыска вакыт эчендә әлеге йорт янында тагын бер йорт төзеделәр, тиздән биредә дә өй туйлары үтәчәк. Йортта 69 фатир булачак, шуның 59ын аварияле торакта яшәүче чистайлыларга бирәчәкләр. Якын арада өченче йортны төзи башлауны планлаштыралар.
    Гражданнарны аварияле торактан күчерү буенча федераль программа революциягә кадәр төзелгән аварияле йортларда яшәүче шәһәрлеләр өчен бик яхшы булды. Шәһәрдә хәзер аварияле күп фатирлы торак фонд 27 мең квадрат метрдан артыграк тәшкил итә. Аварияле йортлар сүтелгән урыннардагы җир буш тормаячак. Мәсәлән, Ленин урамындагы мәдәни -ял итү үзәге янында автотукталыш булачак, ул шәһәр үзәген бушатырга ярдәм итәчәк. Ә Толстой урамындагы 1 нче лицей каршында сүтелгән өч йорт урынына балалар сәнгать мәктәбе төзү планлаштырыла. Хәзер гражданнарны аварияле торактан күчерү программасын тормышка ашыру өчен яңадан акча керүен көтәләр, димәк, күп кенә чистайлыларның үз торак шартларын яхшырту мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 10 ноябрь 2017 - 10:12
      Хокуклары бозылса, кулланучыга ничек эш итәргә
    • 10 ноябрь 2017 - 10:12
      Россиянең иң яшь бәйрәмнәренең берсен концерт белән билгеләп үттеләр
    • 17 май 2018 - 16:58
      Урамыбыз ялт итте
      Май  бәйрәмнәрен бөтен кеше дә көтеп ала торгандыр мөгаен, ник дисәң, ниһаять, җир йөзенә  көтеп алынган яз аяк баса. Җылыга, кояшка тилмергән табигать  уяна. 
      118
      0
      0
    Ночной режим