Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хезмәткә кайтуны үзенең бурычы дип санаган

Контракт буенча хезмәт итүче хәрби Рөстәм махсус операция барган зонага ни өчен китүе турында сөйләде.

Махсус хәрби операциядә катнашучы Россия хәрбиләре кыска сроклы ялга кайтуларын дәвам итәләр. Алар арасында чис­тайлы Рөстәм дә бар.

Безнең якташыбыз контракт буенча хезмәт итә. Махсус хәрби операция зонасына ул илебезнең чын патриоты буларак, Ватанны сакларга дип үзе теләп китте. Россия оборона министрлыгы белән килешүне узган елның сентябрендә төзегән иде.

– Ватаныбыз мәнфәгатьләрен якларга без дә бармасак, кем барыр?! Мин моны намус эше дип саныйм. Армия хезмәтен Россия Кораллы Көчләре сафында контракт буенча һава-десант гаскәрләрендә үттем, шуңа күрә минем тәҗрибәм бар. Илебезгә авырлык килгәндә хезмәтемә яңадан кайтуны үземнең бурычым дип санадым. Мин бергә хезмәт иткән иптәшләремә үземнең кирәк булуымны яхшы аңлыйм. Күп кенә иптәшәрем алгы сызыкка киттеләр, кызганычка каршы, алар арасында һәлак булучылар да аз түгел, әмма бу минем карарыма тәэсир итмәде. Мин читтә кала алмыйм, – дип сөйли Рөстәм.

Әти-әнисе улларын патриотизм рухында тәрбияләгәннәр. Аның әтисе шулай ук сугышчан хәрәкәтләрдә, бабасы Бөек Ватан сугышында катнашкан. Әлеге яшь кешегә үрнәк алырдай якыннары булу да зур горурлык.

Рөстәм хәзер хәрби операция зонасында сугышучылар арасында үз теләге белән китүчеләр-контрактниклар күп булуын сөйли. Әңгәмәдәшебез кебек үк, күпләр фронтка безнең тынычлыгыбызны саклар өчен, хәзерге һәм киләчәк буынның бәхетле киләчәге хакына йөрәк кушуы буенча киткәннәр.

– Армиядә дуслык, сугышчан туганлык бик көчле. Сугышчан дуслар белән һәрвакыт бер-беребезгә ярдәм итәргә тырышабыз. Төшенкелеккә бирелергә вакыт юк, кирәкми дә. Үз алдыңа куелган максатка ирешү өчен сизгер, уяу, игътибарлы булырга, тәртипләрне төгәл үтәргә кирәк. Күңел төшенкелегенә бирелмәскә иптәшләр, өйдән килгән җылы хәбәрләр, якыннарның һәм туганнарның җылы сүзләре, ярдәме булыша, – дип сөйли хәрби.

Рөстәм контракт буенча хезмәткә физик яктан гына түгел, ә әхлакый яктан да әзерлекле. Көчле рухлы булырга, авырлыклардан курыкмаска кирәклеге хакында да сөйли.

– Россия сугышчылары яхшы әзерлекле, иң мөһиме аларның сугышчан рухлары югары дәрәҗәдә! Без Ватаныбыз сагында күпме кирәк, шуның кадәр торачакбыз, – диде әңгәмә ахырында Рөстәм. Яшь кеше билгеләп үткәнчә, барлык куелган бурычлар да үтәләчәк, җиңү, һичшиксез, безнең якта булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Анысы шулайын шулай да, тик исэн-сау гына булсыннар иде инде.

    2
    X