Чистай-информ

Чистай районы

Рус Тат
Җәмгыять

Волонтерлар шәһәр урамнарында социаль сораштыру үткәрделәр

Педагогия көллияте студентлары, "Контакт" волонтерлык отряды әгъзалары шәһәребез урамнарында : "Коррупция турында нәрсә беләсең?" дигән социаль сораштыру уздырдылар.

Сораштыруда 150 кеше катнашты, респондентларга уртача 17-25 яшь. Сораштырылучыларның 78 проценты шәһәребездә коррупция фактлары бар дип саный, шәхсән үзләре моның белән очрашканнар. Яшь кешеләрнең 37 проценты иң күп коррупция алучылар дип чиновникларны, 27 проценты - сәламәтлек сагында торучылар, 26 проценты - полицияне, 7 - проценты суд системасында эшләүчеләрне, 6 проценты - мәгариф өлкәсе дип саныйлар. Коррупция булуның төп сәбәбе акча эшләү теләге, хезмәт хакларының түбән булуы дип исәплиләр - 42 процент, тормыш дәрәҗәсе түбән булу - 18, законнарны үтәмәү - 18, менталитет үзенчәлекләре - 13, җитәрлек контроль булмау - 9 процент. Сораштырылучыларның күпчелек өлеше (63 процент) соңгы 2-3 елда коррупция дәрәҗәсе элеккечә югары урында кала дип саный. Коррупция дәрәҗәсен киметергә мөмкинме дигән сорауга респондентлар уңай җаваплар бирделәр: "әйе, мөмкин", "бу юнәлештә алга китеш бар, бу бары вакыт мәсьәләсе генә".
Коррупциягә каршы көрәштә нәтиҗәлелекне күтәрү чарасы булып җәза бирүне кырысландыру дип атадылар - 48 процент, властьны алмаштыру - 18 процент, коррупциягә караш формалаштыру буенча халык белән агитация эше - 10 процент, хокукый грамоталылыкны арттыру - 14 процент, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру - 10 процент, массакүләм мәгълүмат чараларында коррупциягә каршы эшчәнлекне киңрәк яктырту.
Реклама

Подписывайтесь на наш Telegram-канал «Чистополь-информ»

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев