Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Власть проблемаларны хәл итәргә тиеш

Советлар чорында проблемалы мәсьәләләрне җәмәгать ачыклавының нәтиҗәле формасы - халык контроле комитеты эшли иде. Әлеге структура базар мөнәсәбәтләре вакытында да берничә ел эшләде, аннан соң бетерелде. Өлкән яшьтәге кешеләр хәтерлиләрдер: җитәкчеләр әлеге структураны хөрмәт итәләр һәм аннан куркалар иде. Быел Татарстанда әлеге хәрәкәтне шул исем астында, әмма бүгенге көн таләпләрен...

Агымдагы елның апреленнән uslugi.tatar.ru дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең республика порталында "Халык контроле" онлайн-проекты ачылды. Биредә Интернеттан файдаланучы һәр кеше әйләнә-тирәдәге тәртипсезлек турында язып фоторәсемнәр дә урнаштыра ала. Хәзерге вакытта "Халык контроле" ярдәме белән гражданнар юл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль хезмәт күрсәтү, территорияләрне төзекләндерү, экология, җәмәгать транспорты һәм Татарстан Республикасындагы башка проблемалар турында белдерә алалар.
Белдерүне бирү өчен, ТРның дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә кирәк, аннан соң категорияне сайларга, картада проблемалы урынны яисә төгәл адресны күрсәтергә, кыскача гына ( 280 символдан артмаска тиеш) асылын аңлатырга һәм белдерүне раслау сыйфатында фоторәсемнәр белән ныгытырга кирәк. Моны uslugi.tatar.ru дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук смартфоннар өчен мобиль ярдәм белән дә башкарырга мөмкин. Гаризаны Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр контакт-үзәге белгечләре тикшерә, аннан соң порталда бастырыла, шулай ук тиешле министрлыкка яки ведомствога тапшырыла. Аннары әлеге гаризаны дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланучы башка кешеләр дә яклый ала. Башкаручы белдерүне эшкәртү тәмамланганнан соң һәм проблема хәл ителгәч, башкарылган эшләр турында отчет бастыра. Чистайлылар үз проблемалары турында сөйләделәр. Әлеге юлларны язганда муниципаль районда яшәүчеләр порталда уннарча фотофактлар урнаштырдылар. Безнең якташларны нәрсә борчый соң? Санкцияләнмәгән чүплекләр, чүп чыгару белән проблемалар, ишек алларының торышы, йорт яны территорияләрне төзекләндерү. Күтәрелгән темалар арасында шәһәрдәге юллар торышы беренче урынны алып тора.
Энгельс урамындагы 187/4 һәм 189/3 нче йортлар төзекләндерелмәгән, балалар мәйданчыгы юк, яңгыр яуганнан соң су җыелып тора, ул чүп контейнерларына һәм тукталышка юлны каплый, пычрак, фонарьлар бар, әмма янмый. Шәмсетдинов урамы 10 нчы йортта юл ягыннан подъездга килү юлларына асфальт җәелмәгән, башка йортлар территориясе аша керергә туры килә, җәмәгать транспорты тукталышына кадәр җәяүлеләр юлы да, автомобильләрне кую өчен урын (бер подъезд өчен генә куелган) да юк.
60 фатирлы йортта яшәүчеләр 3 әһәмиятле мәсьәләне чишүдә ярдәм итүләрен сорыйлар, берничә тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр, ә нәтиҗәсе юк. Бары тик вәгъдә генә бирәләр. Балалар мәйданчыгы урынында каракура үсеп утыра, ә йортны 2010 елда социаль ипотека һәм яшь гаиләләр программасы буенча алганнар. Һәр гаиләдә диярлек икешәр бала, балаларга юлның машиналар йөри торган өлешендә уйнарга туры килә. Автомобильләрне кую өчен планлаштырылган урын урынына иске сарайлар һәм гаражлар гына тора. Шуның өстенә буш урыннарда яңалары да төзелә башлаган, тик нәрсәгә нигезләнеп төзиләрдер? Йорт подъездлары турындагы мәсьәлә дә берничә тапкыр күтәрелде, чөнки яңгыр явып үткәннән соң ул сазлыкка әверелә. Әлеге мәсьәлә белән "Торак комплекс" идарәче компаниясенә дә мөрәҗәгать иткәннәр, аның белгечләре үз чиратларында бу безнең компетенциядә түгел дип белдергәннәр, чөнки йорт биш ел дәвамында "Керамика- маркет" компаниясендә гарантиядә тора, ә яшәүчеләр агымдагы һәм капиталь ремонт өчен түләп торалар бит. Корнилов урамы Чистайның үзәгендә диярлек урнашкан. Биредә өлкән яшьтәгеләр (инвалидлар), балалы гаиләләр яши. Асфальт бервакытта да булмаган, коры һава торышы булганда да биредән узып йөрерлек түгел. "Ашыгыч ярдәм" машинасы кирәкле йортка кадәр барып җитә алмаган, ә авыру хатын-кызны яңгыр астында кулда күтәреп барганнар. Ярдәм итегез!!! Әлеге ярдәм сорауга битараф калып булмый, шәһәр башкарма комитеты да стандарт җавап биргән - урамны төзекләндерүгә әлегә акча юк. Шулай озак җәфаланырга туры килерме?! Бәлки "Халык контроле" ярдәм итәр. Социаль ипотека буенча төзелгән К.Либкнехт урамы 42а йортта да проблемалар җитәрлек. Балконнар астындагы плитә төшеп киткән, яшәүчеләр күп тапкырлар мөрәҗәгать иткәннәр, ә нәтиҗәсе юк. "Ике контурлы казаннар урнаштыруда ярдәм итегез әле, йортта су җылыткычлар, казаннар куярга вәгъдә иттеләр, - дип язалар яшәүчеләр. - Мәҗбүри рәвештә аларны куеп булмыймы икән? Ни өчен без яңа йортта торып капиталь ремонт өчен түлибез," - дип сорыйлар алар. Шунысы кызык, муниципаль власть мөрәҗәгатьләрне укый, проблема азагына кадәр чишелмәгәнгә, җавапны икеле-микеле итеп бирә. Мебельная урамы, 12 йортта яшәүчеләрнең мөрәҗәгате дә эмоциональ.
-Йорт подъездлары алдында ( бигрәк тә икенче подъезд каршында) юлда берничә чокыр бар, яңгыр вакытында анда су тула һәм балалар мәйданчыгына узу өчен аны үтеп чыгып булмый. Су кайвакыт эсседә кибеп беткәнче тора. Балалар ничек үтеп йөрергә тиешләр. Эсселәр булганда чокырга асфальт тутырдылар һәм чистайлылар шикаять белдермәсеннәр өчен Интернетка куйганнар, димәк, җирле власть шәһәрдә нәрсә булуын күзәтеп тора.
"Халык контроле"н оештыручыларның уйлавы буенча республика халкы шикаятьләре тиешле власть структураларында хәл ителергә тиеш. Барлык министрлыкларга, ведомстволарга һәм муниципаль берәмлекләргә халыктан кергән шикаятьләргә тәэсир итү һәм булган проблемаларны бетерү турында күрсәтмә бирелде. 5 ай эшләү дәвамында "Халык контроле" системасына гражданнардан мең ярымга якын гариза керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев